Яшәү яме – тигезлектә

Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган.

Ә кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар, тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Гаилә – һәр кешенең таяну ноктасы, ә гаиләнең татулыгы – ир белән хатынның иҗат җимеше. Алар теләкләренә ирешмәсә, бу икесенең дә гаебе. Анда һәрвакыт туры юлны күрсәтүче, шәфкатьлелек орлыкларын иңдерүче, үзара мөнәсәбәтләрне җайлаучы булырга тиеш. Җылы учагың, сагынып көтәр пар канатың, юатучың булса, тирә-ягыңда балаларың бөтерелеп йөрсә, синең җаның тыныч.
Әйе, районыбызда үрнәкле гаиләләр бик күп. Аларны күреп күңел сөенә. Таңатар авылыннан Асия һәм Гаделҗан Шәрәфгалиевлар бергә 64 ел гомер кичергәннәр.
Асия белән Гаделҗан бер авылда күрше булып үсәләр. Асия апа бер яшеннән ятим калып әнисе белән генә үсә. Авыр сугыш чорында дөньяга аваз салганга аңа тормышның бөтен авырлыкларын да үз иңендә татырга туры килә. Әнисе Рафиганың сәламәтлеге какшагач, Асия 14 яшендә дунгызчылык фермасына эшкә урнаша. Бәләкәй генә, нәзек беләкле күрше кызына Гаделҗан бик еш йорт-кура эшләрендә ярдәмгә керә. Шуннан ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты кабына. Озакка сузмыйча яшьләр ата-ана фатихасын алып, үзаллы тормышка аяк баса.
Яшь гаилә төп йортта, әтисе-әнисе янында бергәләп яши башлый. Гаделҗан ат фермасында эшли. Аеттан Сәет авылы фермасына икесе дә барып эшли башлыйлар. Берсе савучы, икенчесе терлекче булып. Бер-бер артлы 7 балалары дөньяга килә. Аларны аякка бастыру һәм мәктәптән кайтырга якын булсын өчен 1986 елда Таңатар авылында йорт сатып алып, анда күчәләр. “Танып” колхозының алдынгы эшчеләре булып, баштанаяк малчылык эшенә чумалар.
– Фермаларның гөрләп эшләгән вакытлары. Тезелеп киткән мал тораклары эре мөгезле терлек белән шыплап тулган. Аларның саны меңнән артык. Эш-мәшәкатьләре бихисап. Эй, күңелле дә инде шул чорлар, – дип исенә алды Гаделҗан абый.
Сөйләшүне дәвам итәбез. Сүз арты сүз гамәлдәге тәрбиягә барып тоташа.
– Җир йөзендәге барлык кешегә дә туры килә торган тәрбия чарасы уйлап табылмаган әле. Бары тик матур итеп яшәргә генә кирәк. Бала кечкенәдән өлкән буынга итагатьлелеген, шәфкатьле, хөрмәтле мөнәсәбәтен күреп, әнисенең аш бүлмәсендә кайнаганын, гөлләр, чәчәкләр үстерүен, әтисенең нәрсә дә булса төзү-төзәтүен, бергәләп кич утырып телевизор карауларын, бер-берсенә җылы карашларын күреп үсәргә тиеш, – ди Шәрәфгалиевлар.
Тырышкан кеше барын да булдыра. Ә бу гаилә бар яктан да уңган. Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап, кыскасы, чиләгенә күрә капкачы. Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, балаларына һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашларының ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле кешеләр.

 

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей