Уҗымнар ни хәлдә?

Россельхозүзәгенең БР буенча филиалы белгечләре җылы көннәр башлану белән 8500 гектар мәйданда көзге бөртекле культуралар чәчүлекләрен объектив тикшерү буенча эш башлады. 
Район басуларының фитомониторингы күрсәткәнчә, көзге бөртекле культуралар чәчүлекләре вегетация фазасында. Тикшерелгән чәчүлекләрдә үсемлекләр саны квадрат метрына 240 тан 480гә кадәр. Март ахыры, апрель ае җылырак булып чыкты. Югары температура режимы, яңгырлар, дымлы кар карның кискен эреүенә, кар катламының җимерелүенә китерде. Басуларның өсләре кыска срокта кардан ачылуы көзге культураларның үсешенә һәм чирдән саклану өчен яхшы йогынты ясый. Башкача әйткәндә, тирән кар астында үсемлекләрнең өлешчә яки тулысынча һәлак булуы мөмкин. Тикшерү нәтиҗәсендә хәзерге вакытта районда чәчүлекләр май аена яхшы хәлдә.
«Колос», Салават авыл хуҗалыгы предприятиеләре, «Гайфутдинова», «Габдуллина», «Д.Шакиров», «Ф.Шакиров», «Арсланов Рафаил», «Арсланов Раил»,  «Сахаев», «Хәлилова», «Хәлилов» крестьян-фермер хуҗалыкларының уҗымнары торышына мониторинг ясалды.  
Республикада барлыкка килгән куркыныч метереологик күренешләр (туфрак туңу) белән бәйле рәвештә, белгечләр көн саен көзге культуралар мониторингын үткәрә. Безнең районда бу суыклардан бүгенге көндә көзге культураларга зыян килмәде, шулай ук язгы культуралар чәчүлекләрен дә мониторинглау буенча эшләр дәвам итә. 

Гөлшат Маннанова, үсемлекчелек буенча 
консультант.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей