Ферма ремонты башланды

Хуҗалыклар басуларында язгы чәчү эше тәмамланды. Инде көзге культураларны тукландыру, химик утау эшләре дә ахырына җиткән.

Менә шулай игенчеләр акрынга киң сулап куялар. Тик малчылык тармагында эшләүчеләрнең эшләре ныклап кызып кына бара әле, чөнки абзарларда ремонт эшләрен башкару, кышкы чорга бүген әзерләнү көнүзәк мәсьәләрнең берсе.
Ялдәк авылында урнашкан Рәмил Зариповның крестьян-фермер хуҗалыгында да без нәкъ ремонт эшләренең кызган мәленә очрадык. Ферма ихатасы тып-тын, бары ялт-йолт иткән ут яктысы гына күренә. Эретеп ябыштыручы Нурлыгаян Фазлытдинов су ялгашлары хәзерли, утарга тимер капкалар эшли икән. Нурлыгаян ага тимерче буларак дан тоткан кеше. Авыл өчен эшләнгән аның изгелеген санап бетергесез. Күпер төзекләндерү, зират капкасын ремонтлау һәм башка бик күп эшләр башкарган ул. Ә бүгенге көндә ул фермер хуҗалыгында ярдәмләшә.
Тимерче янында бераз сөйләшеп торгач, абзар эченә үттек. Анда симертүгә куелган үгезләр генә иде, чөнки башка маллар күптәннән көтүгә киткән. Үгезләр терлекче Кирилл Чекуров карамагында. Яшь кенә булуына карамастан, Кирилл биредә берничә ел эшли. “Зарипов” хуҗалыгы районда бердәнбер малларны көтүче белән көттерә торган хуҗалык. Башка хуҗалыкларда кебек электр көтүчесендә тотмыйлар. Бүген дә маллар Агыйдел буенда яшел үлән яланында иделәр. Көтүче Дмитрий Скоблик һәр елны шушы эшне башкара.
– Тумышы белән безнең төбәк егете булмаса да, бөтен аланны биш бармагы кебек белә. Кышын мал карый, ә җәен инде көтүче. Эшен бик яратып, җиренә җиткереп башкара. Маллар өчен җаваплы булуын аңлап эш итә, – дип мактады көтүчене фермер.
Белүебезчә, биредә “Дүсмәтов” фермер хуҗалыгы да бар. Анда башкорт токымлы атлар асрала. Абдурахман да бүгенге көндә атларның көтүдә булуларын, кышкы утарларны төзекләндерү һәм аз гына үзенең хуҗалыгы турында сөйләп китте: “Бүгенге көндә минем хуҗалыкта 40 баш ат асрала. Киләчәктә шушы атларны үрчетергә ниятлибез. Аннары инде ат ите һәм ярымфабрикатлар эшләргә дип торабыз. Кышлатуны уңышлы гына чыктык. Инде тиздән мал азыгы хәзерләү чоры җитә. Ел әйбәт килә, анысын да башкарып чыксак, эшләр җайлашып китә инде”. Фермерның эше күп булуы әллә каян күренеп тора. Сөйләшкәндә дә сүзне кыска тотты. Шулай булмыйни, авыл хуҗалыгында эшне кырыкка бөгәр чак бит. Артабан ул тагын пилорамада ферма ремонты өчен такта эшкәртү эшен дәвам итте.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей