Мул уңыш булсын өчен

Крестьян-фермер хуҗалыкларында чәчү эшләре тәмамланды. Аларда химик утау һәм уҗымнарны тукландыру эшләре бара.

“Колос” хужалыгы районда иң күп мәйданда җир эшкәртә. Биредә 652 гектар мәйданда бодай, 980 гектарда арпа, 226 гектарда бөртекле катнашма, 569 гектарда кукуруз, 937 гектарда рапс һәм 388 гектар мәйданда берьеллык үлән чәчелгән.
Михаил Иглин – “Колос”ның алдынгы механизаторларының берсе. Быел исә ул бу хуҗалыкта дүртенче чәчү кампаниясен үткәрә. Без барганда ул Әүдерәшбаш авылы янындагы басуда бодай чәчү белән мәшгуль иде.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей