Дым булганда чәчеп калырга кирәк

“Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгында механизаторлар бүгенге көндә кукуруз басуында эшлиләр.

Радик Фәезов, Рәфит Тимерҗанов культивация эшли, алардан соң кукуруз орлыгын җир куенына яңа заманча агрегат ярдәмендә Роберт Ахунов сала. Һава шартлары да яхшырып китте. Шунлыктан чәчүчеләр бер генә минутка да тукталып тормыйлар. Йөк машинасында Урал Гобәев орлык ташый, ә Вәсил Галәветдинов агрегатка орлык салып бара. Яңа уңышка орлык салынган басуны Данис Сәфәров белән Илдус Гыйлемшин кәтүклиләр. Шулай ук пар басуларында механизаторлар Кадир Мусин белән Фидаил Галимов эш башкара. Хуҗалыкның иген басулары һәм чәчү мәйданы күп булуы сәбәпле, биредә эш тукталып тормый. Чәчү эшләре тәмамланганнан соң, кыр хезмәтчәннәре сабан культуралары чәчүлекләрен тәрбияләү эшләренә керешәләр.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей