Авыл тормышын үз иткән

Бакалы авылыннан шәхси хуҗалыгында күпләп мал асрап, үз көче белән җир эшкәртүче Рим Әхәтовны бу юлы тракторында тырма тагып кайтып килүендә очраттык.

 Печән җирен тырматтым, матур, тигез булып чыксыннар өчен. Малларны яратабыз, шуңа ишле асрарга тырышабыз. Барыбер сөте, каймагы, эремчеге үзебезнеке була бит инде. Ә мал булгач, аларны кыш чыгарырлык итеп ризыгын да тупларга кирәк. Малны ишле итеп асрау минем әти-әниемнән килде. Алар икесе дә гомер буена терлекчелектә эшләделәр. Хәтта, хаклы ялга чыккач та, фермада эшләүләрен дәвам иттеләр, шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларында да икешәр, өчәр баш савым сыеры, ит өчен бозаулар тота иделәр. Мин, аларның төпчек балалары булгач, хуҗалыкта ярдәмләшеп, хезмәт тәрбиясендә үстем,– диде ул.
Үзенең тракторы белән ул авылдашлары өчен зур ярдәмче, өстәвенә авыл старостасы да. Язын-көзен авылда узган өмәләрдә үз тракторы белән зур ярдәм күрсәтә, кышын авыл урамнарын да ул ачып тора, ә җәен инде авыл халкына печәннәрен чабарга, җыярга һәм рулонга кысуда зур ярдәм итә. Бакалыда гына түгел, тирә-як авылларда яшәүчеләрнең бакчаларын сөрү дә Рим өстендә дисәк һич ялгышу булмас. Янгын хәвефсезлегенә каршы авыл тирәләрендәге җирләрне дә ул үз тракторы белән сөреп чыга.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей