Хезмәтне яратырга кирәк

Бу юлы безнең эш сәфәребез Чишмә-Борай авылында урнашкан Илшат Хәлиловның крестьян-фермер хуҗалыгына алып килде. Балачагын, яшьлек һәм хезмәт юлын шушы авыл белән бәйләгән Илшат Ваес улы бүгенге көндә аягында ныклы басып торучы фермер.

Гади колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән малай башка авыл балалары сыман бөтен эшкә дә өйрәнеп буй җиткерә. Авыл мәктәпләрен тәмамлагач, автотранспорт техникумына укырга керә, аннары армия сафына алына. Хәрби хезмәтен тутырып кайткан егетне язмыш җиле эчке эшләр бүлеге белән бәйли. 1986 елда Силасау авылы кызы Фируза белән гаилә корып, ике балага гомер бүләк итәләр. Эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткән чагында югары уку йорты дипломын ала.
Ике дистә ел биредә хезмәтен салгач, ул үзен авыл хуҗалыгы белән бәйләргә ният кыла. Шушы максатын чынга ашыру өчен Танып елгасы буенда матур табигать кочагында урнашкан туган авылына кайтып, тау башында чишмә янында үзенең фермасын төзергә урын карап кайта. Гаилә әгъзалары белән киңәшләшеп, кошчылык тармагы белән фермер хуҗалыгын башлап җибәрәләр. Каз, күркә, үрдәк, бройлер чебешләре үрчетә. Чишмә-Борай авылының хатын-кызлары белән җыелышып каз өмәләре үткәрәләр. Менә шулай матур итеп ул фермер булып китә. Тормыш дәвам итә, авыл хуҗалыгына үзгәрешләр керә, Илшат Хәлилов берничә гектар җир рәсмиләштереп, ашлык чәчә, печән үстерә. Хуҗалык эшләрен башкару өчен үз чыгымнарына кирәкле техника һәм агергат та ала. Матур хыялларга бирелеп Илшат абый малчылык тармагына кереп китә. Бу эшне башкаруда аңа, әлбәттә, Фируза апа зур ярдәмче була. Алар икәүләп иңгә-иң куешып, менә берничә ел инде хуҗалыкны җитәклиләр. Балалары да аларга олы таяныч.
– Терлекчелек тармагын берничә дистә баш мөгезле эре терлектән башладык. Авыл хуҗалыгы идарәлеге ярдәме һәм анда эшләгән белгечләрнең киңәше белән акрынга гына алга атладык. Махсус программалар нигезендә ярдәм алып, мал башын арттырдык. Фидлот төзедек, акрынга агрегатлар алдык. Ашлык үстергәч аны сакларга урын кирәк булгач, күрше авылның амбарын да сатып алдык, – дип хуҗалыгы белән таныштырды фермер.
Үгезләренә күз салам. Көр, чиста алар. Махсус ит токымлы маллар икән. Бер баш малдан ите ару гына чыга. Үгезнең авырлыгы 600 килограммга кадәр җитәргә мөмкин.
Хуҗалыкта Хәлиловлардан кала тагын бер терлекче хезмәт куя. Фермер эшчесенә хезмәт хакын да вакытында түли, яшәргә дә урынын булдырган.
– Минем хуҗалыкның төп эшчәнлеге – экологик яктан чиста, тәмле ит җитештерү, – диде Илшат Ваес улы.
Фермер сүзләренчә, әлеге эшчәнлекне алып бару өчен юлда күп авырлыклар да очрый. Шуңа карамастан, Илшат Хәлилов хуҗалыгын тагын да киңәйтү, үстерү нияте белән янып йөри.
Соңгы елларда техник базасын тагын да заманча, куәтле техника белән тулыландыра. Авыл хуҗалыгында намуслы хезмәте өчен районда гына түгел, ә республикада да аны Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән зурлыйлар. Илшат ага бүгенге көндәге тормышыннан бик тә канәгать.
– Бу уңышларга мин берүзем генә ирешә алмас идем. Әле дә ярый гаиләм бар. Алар минем зур таяныч, терәгем. Нинди генә эшкә тотынсак та, һәрвакыт бергә киңәшләшеп эшлибез. Бер дә юкка гына бит борынгылар киңәшле эш таркалмас димәгән, – дип сүзен тәмамлады Илшат ага.
Илшат Хәлилов менә шундый матур тормыш юлы үтеп, матур юбилеен да каршылап узган. Һәм ул авыл хуҗалыгы белән хезмәт юлын бәйләгәненә һич кенә дә үкенми. “Без эшләми, кем эшләсен. Кулда көч, күңелдә эшкә дәрт булганда эшлибез. Тик сәламәтлек кенә булсын”, – ди.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей