Мал азыгы хәзерләү кызу темпта бара

“Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгында  сенаж салу буенча кызу эш кайный. Без килгәндә Иске Бикмәт авылы янындагы басу территориясендә кышкы арышны КВК агрегаты белән ваклап, җыеп, чокырны  тутырып бетереп яталар иде. Сенаж чокырындагы тракторларда Рәфис Сарваев һәм Кадир Мусин эшлиләр. Комбайннарда Фидаил Галимов һәм Илмир Гыйлемҗанов көч сала. Әзер массаны  ташырга исә хуҗалыкның бөтен техникасын җәлеп иткәннәр дисәм дә, ялгышмам. Водительләр Әлфит Хәбибуллин, Рәдиф Солтанов, Илдус Фазлытдинов, Урал Гобәев, Сәгыйт Мусин, Айдар Ямуровлар берсе артыннан берсе тезелеп басып сенаж ташыйлар. 
– Быелгы сенаж салу берничә көнгә соңга калып башкарыла. Шуңа карамастан, аны тиешле дымлылыкта салуны максат итеп куйдык. Ул 55-60 процент тирәсе булырга тиеш. Көненә 400-450 тонна сенаж сала бардык, барлыгы 1600 тонна чокырларга кайтарылып, тиешенчә консервантланып салынды, шулай ук бер мең тонна печән рулонланып, база янына китереп өелеп куелды, – ди хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов.  “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгында   сенажның сыйфатына аерым игътибар бирелә. Узган кыш та бу хуҗалыкта терлек азыгы белән бернинди проблема юк иде. 
– Егетләр булдыралар, тырышалар һәм эшне намус белән башкаралар. Иртәнге сәгать 6да алар кырда инде, кичке сәгать 8гә кадәр эшлиләр.  Барлык механизаторлар да җирле, тәҗрибәле, үз эшләрен яхшы белүче, – дип мактый механизаторларны җитәкче.

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей