Шүнәк гөрләп торды

Матур җәйләр җитү белән районыбыз авылларында яшәүче һәркем авыл бәйрәмнәрен  сагынып көтеп ала. Кеше язмышлары – очар кошлар язмышына тиң. 2 июль көне  Шүнәк авылы халкы өчен аеруча истәлекле көннәрнең берсе булып хәтерләрендә озак сакланыр.
Бер туфракта тәгәрәшеп үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде туган авылына кунак булып кына кайтып йөри.  Эчәр сулар, җыяр ризык читтә булганга бергә очрашып күрешүләр сирәк була шул. Авыл бәйрәмнәре исә бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә.
Бәйрәм күптән күрешмәгәннәрне, очрашмаганнарны, авылдашларны, яшьтәшләрне, сыйныфташларны, райондашларны күрештерде. Беркемгә дә күңелсезләнеп утырырга мөмкинлек бирелмәде, мәйдан гөр килде, һәркем бүләк алды. Уеннарны дәртле бию көйләре алыштырды. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, дәртле музыка ак яулыклы әбиләр күңелен дә җилкендерде, аларны да биергә дәште.
Зур казанда пылау пеште һәм һәркем аш-сулар, кайнар чәй белән сыйландылар. Күмер самавыры көн дәвамында кайнап торды. Түгәрәк табын артында сыйланып, гөрләшеп утыруларга ни җитә!

Шүнәклеләр киң күңелле, кунакчыл, юмарт халык. Алар бәйрәмгә акчалата өлеш кертеп кенә калмый, һәркайсы бәйрәмгә бүләк-күчтәнәчләр белән килгән иде. Җыр, бию, уеннарда, ярышларда катнашучылар – беркем дә бүләксез калмады. Бәйрәмнән һәркем күңел тулы шатлык хисе белән таралышты. Бу чараны уздыруда Борай авыл биләмәсе башлыгы Азат Латыйпов зур ярдәм итте. Шүнәк авылының урамнарын чистарту, юлларын тигезләү шушы авыл егете Хәлил Минһаҗевка йөкләтелде. Авылдашларыбыз Рәмзия, Илүсә, Гөлфинә, Хәлит һәм Рәзифләр зур ярдәм күрсәтте. Оста пешекчеләр Гөлфинә һәм Илүсәләр казанда аш, пылау пешереп кунакларны сыйладылар.
Әлеге чираттагы чараны төп оештыручы – Мулла авылы клуб мөдире Флүзә Хәкимова, барлык ярдәм итүчеләргә, булышчыларга, пылау пешерүчеләргә, кыскасы, кем күңеле белән ихласлыкта булган, һәркемгә рәхмәтләребез барып ирешсә иде, киләсе елга да һәркайсыбыз исән-сау булып, яңадан бәйрәмнәр оештырып, яңа очрашулар насыйп булса иде дигән теләктә.
Авыл халкы мондый чара оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдереп таралышты.
Әлфисә Вәлиева.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей