Усманның икенче өлешенә зәңгәр ягулык китереп җиткерелде

Усман. 30 июнь - "Балтач таңнары". Усман авылында  тагын да  егерме биш йортны  газ  челтәренә тоташтырачаклар. Авылның икенче өлешенә “Махсус өстәмә” программасы исәбенә зәңгәр ягулык китереп җиткерделәр   

Зәңгәр ягулык уңайлыкларын бер тойган кешенең мич ягып көн күргән тормышка кире кайтасы килми. Кыйммәт. Ләкин кеше көнкүрешен уңайлы итү өчен мөмкинлек табарга тырыша.

Район җирлегендә газ челтәре киңәя. Ләкин электән торбаүткәргеч китереп җиткерелеп, газлаштыруга тулысынча ирешелмәгән авыллар бар әле.  Усман – шундый авылларның берсе. Бирегә 2000 елда зәңгәр ягулык китереп җиткерелгән булган. Ул чакта 27 йортны челтәргә тоташтырган булганнар.

Әлеге вакытта авылда илледән артык йортта кешеләр яши.  Усманның бер өлешендә яшәүчеләр өйләрен зәңгәр ягулык белән җылыту мөмкинлегенә ия булуларын егерме ике ел көтте.

-- Инде  өметне өзгән идек. Ничә ел гомеребез зәңгәр ягулыктан файдаланучылар көнкүрешенә көнләшеп узды.  Нияһаять, безгә дә көтеп алынган бәхет килеп җитте. Республика, район  җитәкчеләренә, подрядчы оешмалар эшчеләренә рәхмәтебез чиксез,--ди Усман авылында яшәүче Рәүф Шафиков, сөенече белән уртаклашып.

Авылның икенче өлешенә газ китереп җиткерү  уңаеннан Сафия һәм Рәүф Шафиковлар яшәгән йортта зәңгәр ягулык “факелы” кабызу тантанасы узды.  Йорт хуҗасы газ корылмаларын урнаштыру мәшәкатьләре турында фикер алышса, хуҗабикә ул арада газ плитәсендә табикмәк пешереп алды...

Бүген йортны газлаштыру, ким дигәндә, 150 мең сумга төшә. Аның каравы, утын хәзерләп мәшәкатьләнәсе юк. Хәзер утын да арзан түгел.

   Биредә эшләр “Махсус өстәмә” программасы буенча башкарылган. Шушы программага ярашлы районда дүрт авылны газлаштырганнар.  Усманда 2,2 километр озынлыгында түбән басымдагы газүткәргечләр салганнар.

--Егерме биш йорттан газлаштыруга заявка булган иде, бүгекн шуларның унҗидесендә газ яна. Эшләр төгәлләнүенә карап, калган йортлар да челтәргә тоташтырылачак,-- ди  «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятенең Балтач участогы начальнигы Нияз Сәрвәртдинов, алда торган эшләр белән таныштырып.

Район Хакимияте башлыгы урынбасары Шамил Әхмәдуллин билгеләвенчә, газ бүлү челтәрләре буенча газ транспортлау хезмәтләре күрсәтүгә тарифларга махсус өстәмәләр  исәбенә  газлаштыру программасы республикада уңышлы тормышка ашырыла. Ел саен махсус исәптә 700-800 миллион сум акча җыела һәм «Газпром газораспределение Уфа»   аларны торак пунктларны газлаштыруга юнәлтә.

--Инде авылда яшәүчеләр алдында йөзебез якты. Усман авылында яшәүче күпләр газ ягулыгын китереп җиткерүләрен үтенеп  җирле җитәкчелеккә мөрәҗәгать итәләр иде. Авыл халкы хыялларын тормышка ашырганнары өчен бу эшкә тырышлык салган барлык структуралар җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә рәхмәт җиткерәбез,--ди Нөркә авыл җирлеге хакимияте башлыгы  Флидә Гыйндуллина, усманлылар сөенеченә кушылып.

Кече тантанада район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты. Җитәкче билгеләвенчә, газлаштыру өлкәсендә максатларны тормышка ашыру өчен уңайлы программа  булуы бик яхшы. Кайбер программалар буенча эшне башкару бик озакка сузыла,  югыйсә.   

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей