Хезмәт сөйгән югалмый

Мондый мәртәбәле сүзләр тормышта үз көче, тырышлыгы белән абруй яулаган кешеләр хакында әйтелә. Язмам шундый уңган, булдыклыларның берсе – Фәгыйль Шакиров хакында. Бүгенге көндә ул гаиләсе белән Уфа районының Чернолесовский авылында төпләнеп, яңа нигез корып яшәсә дә, туган төбәген оныта торганнардан түгел, чөнки гомеренең, хезмәт эшчәнлегенең төп өлеше районыбызның Борай, Яңа Бикмәт һәм Чалкак авылларында үтте. Туган авылы Яңа Бикмәт булса, калган икесе дә күңеленә бик якын. Бу авылларда ул кайсы йортка керсә дә, чәен эчерми чыгармаслар. Кешеләр, бигрәк тә гади колхозчылар белән аралашучан, ачык күңелле, тиз арада уртак тел табучыны күпләр үз иткәндер. Хезмәт эшчәнлегенең соңгы елларын республиканың төрле югары оешмаларында җаваплы вазыйфаларда эшләп үткәрсә дә, аны район җитәкчеләре һәм белгечләре яхшы хәтерли.
1974 елда Дуван авыл хуҗалыгы техникумын кызыл дипломга тәмамлап Мәгъдән исемендәге колхозга эшкә кайткан яшь агроном Фәгыйль Шакиров берничә елда ярыйсы гына нәтиҗәләргә иреште. Шулай ул үзенең киләчәк тормышына, хезмәт эшчәнлегенә яшел юл ачты. Колхозның Дүсмәт авылы бригадасында механизаторларны туплап, басу мәшәкатьләрен оста оештырган белгечкә тора-бара хезмәтнең тагын да җаваплырагы йөкләтелә. Фәгыйль Шакиров колхоз рәисенең мал азыгы хәзерләү буенча урынбасары итеп үрләтелә. Биш авылны берләштергән, зур мәйданнарда сөренте җир биләгән һәм һәрберсендә меңәрләгән баш мал булган фермаларны азык белән өзлексез тәэмин итү җиңелдән түгел иде. Борай товарлыклы-сөтчелек фермасына һәм эре мөгезле терлекләр симертү комплексына силос, сенаж чокырларын сыйфатлы тутыру өчен хәтта төнен дә эш туктамады. Рәис урынбасары аның уртасында кайнады, басуларда көч салучылар хезмәтен оештырды. Район җитәкчеләре дә егетне күз уңында тотты. Дистә еллап тәҗрибә туплаган агроном хезмәттә сыналды. Районның төпкелдәге зур авылларның берсенә – Чалкакка колхоз рәисе вазыйфасын ул бернинди икеләнүләрсез кабул итте. Мәгъдән исемендәге хезмәттәшләре, җитәкче Җиһанур Әделгәрәев файдалы киңәшләрен биреп озатуы, чалкаклыларның ихлас күңелдән кабул итүе Фәгыйль Нәҗметдин улына дәрт өстәде. 
Туган авылы Яңа Бикмәттә җиденче сыйныфны тәмамлап, 8-10нчыга Чалкакка барганлыктан, яшь рәискә күбесе таныш, якын иде. Аны укыткан укытучыларына да зур сөенеч булды ул. Аларның тырышлыгы бушка китмәгән, мәктәп белән колхоз идарәсе арасында ныклы дуслык күпере салынуга этәргеч бирде. 
Яңа Бикмәттә җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң механизаторлар, комбайнчылар ярдәмчесе булып машина-трактор паркына эшкә төшкән Нәҗметдин малае бала чактан чырыш иде. Алар Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхенәҗметдин белән Разыя гаиләсендә дүрт бала үсәләр. Барысы да кече яшьтән кул арасына кереп хезмәттә чыныга. Гаиләдә өлкәне Рәфидә үрнәгендә Фәгыйль, Фларит, Гөлзифа авылда эшләүче һөнәр сайлап, башта техникум, аннары читтән торып Башкорт дәүләт аграр институтын тәмамлыйлар. Аннары Вострецов исемендәге һәм Мәгъдән исемендәге колхозларда көч салалар. Рәфидә Нәҗметдин кызы байтак еллар районның авыл хуҗалыгы идарәлегендә диспетчер хезмәтен башкарып, лаеклы ялга чыкты. Әтиләре колхозның төрле мәшәкатьләрендә, әниләре сөт продуктлары эшкәртү сәнәгатендә көч салды. Алар балаларының авыл кешеләренә хас булган һөнәр сайлап югары белем алуларына һәм гади колхозчылар, механизаторлар хезмәтен оештырып, авылдан читләшмәүләренә бик сөенгән иделәр. 
Фәгыйль Шакиров “Кызыл таң” колхозының икътисадын ныгытуны, урындагы халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуны максат итеп куйды. Еллар үткән саен ул шуңа ирешә барды. Шулардан һәр шәхси йорт өчен кирәклесе, мөгаен, Чалкакка зәңгәр ягулык үткәрү булгандыр. Ул вакытта бу якларга газ трассасы салына, ләкин генераль планда аны Чалкакка кертү каралмаган. Фәгыйль Шакиров газчылар белән дусларча мөнәсәбәт булдырып, аңлашу таба. Аннары шушы юнәлештә югары вазыйфа биләүчеләрнең бүлмә ишекләре ябылмый. Нәтиҗәсе билгеле: 1999 елда йортларга зәңгәр ягулык килде, Түгәрәктә газ бүлү станциясе һәм операторлар йорты салынды, Чалкакта газ бүлү пункты эшли башлады. 
“Кызыл таң” колхозын Фәгыйль Нәҗметдин улы җитәкләгән 17 елда фермалар мал белән тулы булды, машина-трактор парклары да иң көчлеләрдән иде. 
Уфа районына күченгәч, Башкорт дәүләт аграр университетының туфрак белеме кафедрасында профессор Илгиз Хәбиров белән берлектә фәнни хезмәтләр башкарып, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала, диссертация эше исә югары бәяләнеп, республика хуҗалыкларында кулланыш таба. 
2006 елдан ул Башкортстанда сусаклагычлар төзелеше һәм җирләрне мелиорацияләү берләшмәсенә эшкә алына. Әлеге хезмәтен башкарганда Урал таулары аръягындагы Зианчура, Баймак, Хәйбулла кебек корылыкка дучар булган район биләмәләрендә җирләрне сугару буенча эшләрне оештыра. Сугарулы культураларның мул уңыш бирә башлавында Борайдан килгән ир узаманының өлеше зур булды. Лаеклы ялына кадәр, кайда көч салса да сынатмыйча, хезмәттәшләре арасында абруй яулаган данлыклы якташыбызга “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. 
Тормыш иптәше Лидия белән ике бала тәрбияләп үстереп, олы юлга чыгарган Фәгыйль Нәҗметдин улы – тынгысыз кеше. Соңгы елларда ул туган авылы Яңа Бикмәт тарихы белән кызыксына, аны мөмкин булганча өйрәнеп, авыл тарихы һәм кешеләре хакында үз исәбенә китап бастырып чыгаруга иреште. Үзләренең нәселен дистәдән артык буынга кадәр барлаган. Яше өлкәнәеп барганда дини юлга басып, гарәп телендә укырга өйрәнде, дини йолалар башкара.  Өстәвенә, уңган ир бал кортлары да карап, балалары, оныкларына ярдәмләшә.
Яшьлек елларында Мәгъдән исемендәге колхозның Дүсмәт авылы бригадасына юллама буенча эшкә килдем. Шул вакыттагы аның файдалы киңәшләре, катгый таләбе өчен рәхмәтлемен. Остазыма һәм аның гаиләсенә сәламәтлек, бәхетле тигез картлык телим. Бу теләккә, әлбәттә, аны белгән һәркем кушыладыр. 
Рәүф Шаматов, 
хезмәт ветераны.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей