Абдулла карт и сөенер иде!

Борай районында кечкенә, әмма үзенчәлекле бер авыл бар. Абдулла (Көчекбай) аның атамасы. Быел олы юбилеен – 240 еллыгын билгеләүче бу авылда әлеге вакытта ике күркәм урам бар. Биредә, нигездә, яшьләре 80нән узган әби-бабайлар гомер кичерә. Тик Абдуллага килеп кергәч, биредә хәлсез картлар түгел, ә гөрләтеп дөнья көтүче кешеләр яшәвенә бер караштан инанасың: авылның ике урамында да тигез юл, тирә-якта чисталык, пөхтәлек, йортлар төзек, коймалар матур итеп буялган. Ә капкаларны ачып, ихаталарга үтсәң, янә бер сокланасың, чөнки аларның һәркайсында уңган, алтын куллы хуҗалар көн итүе күренеп тора: бакчалар гөл-чәчәккә күмелгән, күпчелек ихаталарда асфальт сукмакларга кадәр бар.

“Картайсак та, бирешмибез”

– Абдуллада бүген 35 кеше яши, – ди Кузбай авыл биләмәсенең эшләр белән ида­рә итүчесе Рәзинә Хәби­рова. – Авылда мәк­тәп, медпункт, клуб кебек социаль объектлар күптән ябылды. Моның сәбәбе бер – авылда халык санының елдан-ел азаюы, яшь гаилә­ләрнең төпләнмәве. Бүген Абдулладан ике бала Борай мәктәбендә укый, интернатта яшиләр. Шунысы мактауга лаек: абдуллалылар һич кенә дә төшен­ке­леккә бирелми, “Авылны бетермәскә!” дигән девиз астында матур итеп яши бирә. Мәдәни учак булмаса да, аптырап, беркем дә өендә бикләнеп утырмый, барлык бәйрәмнәрне дә – 8 Март, Ватанны саклаучылар көне булсынмы, Яңа елмы – алдан киңәш­ләшеп, бе­рәр­сенең ихатасында күркәм итеп уздыралар. Бу җәһәттән Гөлфирә апа һәм Ринат абый Мотаһаров­ларны мактап телгә аласы килә. Мәдәни чаралар үткәргәндә алар башлап йөри, пандемиягә кадәр бәйрәмнәрне дә үз­ләрендә оештырды. Ринат абый өздереп гар­мунда уйный, тормыш юлдашы, аңа кушылып, моңлы итеп җырлый.
Гөлфирә һәм Ринат Мотаһаровлар, лаеклы ялда булса да, Абдуллада иң яшь гаи­лә­ләр исәбендә. Авыллары “перспективасызлар” исәбенә кертелсә дә, туган якны таш­­лап китәселәре килмә­гән. “Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул”, – ди бит халык та.
– Абдулланы бик яратабыз, аннан еракта яшәүне күз алдына да китерә алмадык. Өйләнешкәч, зур йорт төзедек, дүрт кыз үстереп, башлы-күзле иттек, – диләр.
Ринат абый туган колхозында шофер, комбайнчы булып эшли, аннары нефть чы­га­ручы оператор һөнәрен үзләштерә. Гөл­фирә апа да бернинди авыр хезмәттән дә тартынып тормый, чөгендерен дә үстерә, терлекчелектә дә җигелеп эшли. Намуслы хезмәтләре дәлиле булып, Мотаһаров­ларның гаилә архивында бихисап Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары саклана. Бүген дә алар актив тормыш алып бара.
Абдуллага зәңгәр ягулык кермәгән, би­редә, элеккечә, утын ягып гомер кичерә­ләр, тик якын киләчәктә бу мәсьәлә хәл ителер дигән өмет бар. Ә әлегә биредә ипе­кәйне дә, безнең картәниләр һәм әниләр шикелле, мичтә пешерәләр.
Рәзинә Роберт кызы Абдулланың шәрәфле шәхесләре, бөтен гомерен би­редә уздырган кешеләрнең һәркайсы турында зур хөрмәт, җылылык белән сөйли.
– Абдуллада үрнәк алырлык күркәм кешеләр күп, – ди ул. – Мисал өчен, Рәзиф Хәтмуллин – оста умартачы. Тормыш юлдашы вафат булгач, ялгызы ике баласын җил-яңгыр тидерми тәрбияләгән әти. Әфган сугышы ветераны Рәлис Аллаяров бер мәдәни чарадан да читтә калмый. Рамил Нәбиуллин, авылдан читтә яшәсә дә, Абдулланың иҗти­магый тормышында актив катнаша, ел саен һәр гаиләгә авыл тормышын яктыртучы үзенчәлекле стена календаре бүләк итәргә дә онытмый. Аның туганы Роберт Нәбиуллин башлангычы белән “Атайсал” проекты кысаларында быел Гәрәй елгасы буенда бик күркәм ял итү урыны – махсус чатыр, ә яшь­ләр өчен волейбол мәйданчыгы барлыкка килде. Авылларыбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җан атучы Кузбай авыл Советы биләмәсе башлыгы Фәнил Закиров һәм Абдулланың башка игелекле уллары тырыш­лыгы белән моннан берничә ел элек авылда Бөек Ватан сугышы яугирләре исем­нәрен мәңгеләштерүче обелиск калкып чыкты, “Мөкәнәй чишмәсе” төзеклән­дерелде.

Өметләр яңадан кабынды

– Авылыбызда яшәү уты сүнмәвенә “Победа” җәмгыятенең Борай бүлекчәсе дә зур өлеш кертә, – ди Абдулла кешеләре.
Бу хуҗалык 2005 елда барлыкка килгән. Аңа кадәр авылга кереп-чыгып йөрмәле булмаган. Хуҗалык оештырылгач, юл да төзел­гән, урамнарга асфальт салынган, телефон кертелгән. Бүген Абдулладан өч кеше җәм­гыять бүлекчәсендә хезмәт сала, якын-тирә авыллардан да килеп эшлиләр. “Әлеге ху­җалык барлыкка килгәч, күңелдә авылыбыз киләчәгенә бәйле өметләребез яңадан кабынды. “Победа” җәмгыяте авыл кешеләрен игътибарсыз калдырмый: Өлкәннәр көне, Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр белән дә сөендерә. Ә Бостанай һәм Кузбай мәдә­ният йортларының үзешчән артистлары авыл халкы өчен саф һавада концертлар куеп китә”, – ди алар.

Үткәнне онытмыйлар

Абдулла халкы туган ягы тарихын яхшы белә. Моннан ун ел элек архив документларына, авыл аксакаллары хатирә­ләренә нигезләнеп язылган китап дөнья күрүенә яше-карты ихлас сөенгән. Әлеге китапны Абдуллада туып-үскән, барлык гомерен хокук саклау органнарында хезмәт итүгә багышлаган Рамил Нәбиуллин авылдашлары Рә­лиф Нургалиев, Ирек Насыйбуллин ярдә­мен­дә төзегән.
Китапта язылуынча, 1782 елда Абдулла исемле кеше гаиләсе белән авылга нигез сала. Республика, Борай районы архивында сакланган авыл тарихына бәйле барлык материалларның күчермәсе белән дә танышып була бу җыентыкта. 1799 елда Абдулла авылында 15 ир заты һәм 14 хатын-кыз го­мер кичергәне билгеле. Октябрь инкыйлабы, Бөек Ватан сугышы еллары – һәркайсы авыл тарихында җуелмаслык эзен калдыра. Сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калучыларның да, ут-су кичеп, туган якларга әйләнеп кайтучыларның да исемлеге бирелгән китапта. Коллективлашу елларында биредә “Башкортстан” колхозы оештырыла. Тора-бара, ул “Мотор” колхозы белән берләш­те­ре­лә, аннары Карл Маркс исемендәге хуҗалык составына кертелә.
Китапта бик күп кызыклы һәм фәһемле мәгълүматлар бирелгән. XVIII гасыр ахырыннан башлап тупланган ревизия язмаларыннан һәр йортта кемнәр яшәве, туым-үлемгә кадәр белеп була. Шунысын билге­ләргә кирәк: ачлык елларында биредә халык башка тарафлардагы кебек кырылышып үлмәгән, чөнки кешеләр бер-берсенә үтә ярдәмчел булып, соңгы телем икмәге белән бүлешеп яшәгән.
1920 елда Абдуллада 322 кеше гомер кичерүе теркәлгән, әйткәндәй, бу – авыл халкының иң ишле чоры. Халыкның уртача яше 23 була бу вакытта. Китап тарихи фо­то­лар, авылның күренекле кешеләренең портретлары белән баетылган.
Абдуллалылар тамырларын онытмый. Бу соклануга лаек. Алар авылларының 225, 230, 235 еллыкларын уздырган. Ә ме­нә быел янә күркәм юбилей көтелә. Авылның 240 еллыгына багышлап, “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме оештыру күзаллана. Һәр йортта бу бәйрәм алдыннан нәсел шәҗәрәләре барлана.
Тамырлары Абдулладан булып, читтә гомер кичерүчеләр дә, ел да, туган якларга кай­тып, язгы өмәләрдә актив катнаша, авыл тирәсен яшелләндерүгә, зиратны тазартуга зур өлеш кертә.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.

Фото: Кузбай авыл Советыннан

Автор:Миләүшә Латыйпова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей