Ул халык өчен тырышты
1985-2000 елларда Борай районын җитәкләгән, районның социаль-икътисади үсешендә тирән эз калдырган Мәгънәви Мәүли улы Шакировка агымдагы елның март аенда 80 яшь тулган булыр иде.
Мәгънәви Мәүли улы Шакиров 1942 елның 19 мартында Борай районы Иске Бикмәт авылында ишле һәм бердәм гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Борай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан авыл хуҗалыгы институтында агроном белеме ала. Яңавыл районында агроном, баш агроном, Мишкә районында авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы, Мишкә районы партия комитетында икенче секретарь булып эшли. 1985 елдан Борай район Советы рәисе, 1989 елдан КПССның Борай район комитетының беренче секретаре, 1991 елда Борай район Советы башкарма комитеты рәисе, 1992 елдан Борай районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкара. Хезмәттәге уңышлары өчен ул Башкортстан Югары Советының Мактау грамотасы, “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Берничә мәртәбә Башкортстан Дәүләт Җыелышына депутат итеп сайлана.
Мәгънәви Шакиров туган районының икътисадын, халыкның көнкүреш шартларын артабан үстерүгә ныклап тотына. Ул вакытта иң беренче чиратта районга табигый газ кертү проблемасы тора иде. Шул чордагы КПСС райкомының беренче секретаре Ф.С.Ситдыйковның һәм район Советы рәисе М.М.Шакировның тырышлыклары белән 1986 елга районга газ керә, 1987 елда Борай авылында үзәкләштерелгән җылыту казаны төзелә һәм, башта балалар учрежденияләренә, дәвахәнәгә, күпфатирлы йортларга, аннан акрынлап шәхси йортларга да үзәкләштерелгән җылы килә башлый. Бер үк вакытта авылларга да газ кертү эшләре алып барыла.
Икенче бер проблема булып районда юллар мәсьәләсе тора иде.1985 елда район эчендә бер авылга да асфальт юллар юк иде, ул гына да түгел, күп кенә авылларга күтәртелгән юллар да юк иде. Бу мәсьәләне хәл итүгә дә Мәгънәви Мәүли улы ныклап тотына. Районның юл төзү оешмасының матди-техник базасы ныгытыла башлый, куәтле техника кайтарыла. Башта Бөре ДСУ-2 оешмасыннан калган асфальт заводы белән 1987 елны Борай-Вострецово юнәлешендә 1 километр юл асфальт белән каплатылды. Аннан соңгы елларда шул юнәлештә ел саен 4-5 чакырым юлны асфальт белән каплату эше дәвам итә. 1990 елда районга Кременчугтан (Украина) яңа асфальт заводы кайтарылгач, асфальт юллар салу тагын да зуррак темплар белән алып барыла башлый. 2000 елга 70 километрга якын асфальт белән каплатылган юллар салына. Бер үк вакытта басу өстеннән булган Таңатар – Көрҗә, Таңатар – Шилек, Тепляк – Николаевка – Әрнәш – Әрдәш, Кәшкәләү – Иске Карагыш, Бадрак – Силасау һ.б. юллар күтәртелә.
1985 елда район үзәгеннән авылларга маршрут автобуслары йөри башлый. Баштарак өч автобус алты маршрутны хезмәтләндерсә, 1995 елга автобуслар саны 12гә җитә һәм алар барлык авыл биләмәләре пассажирларын да хезмәтләндерә башлый.
Бу чорда районда күп кенә мәдәни-социаль объектлар төзелә. Шул исәптән дистәләгән мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары, күпфатирлы йортлар һәм башкалар.
Ул елларда авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүдә һәм сатуда да сизелерлек уңышлар булды. Мәсәлән, 1997 елда районда 50 мең гектарга якын чәчүлекләрнең һәр гектарыннан 21 центнерга якын уңыш җыйнап алына, ит, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү дә арта бара.
Минем үземә 1977– 2006 елларда алты район җитәкчесе белән эшләргә туры килде. Аларның һәрберсе турында бер генә начар сүз дә әйтә алмыйм. Барысы да үз мөмкинлекләреннән чыгып районның икътисади-социаль хәлен, халыкның яшәү шартларын яхшыртырга тырыштылар.
Бүгенге көнне дә район җитәкчеләре алда ирешелгәннәрне югалтмыйча, тагын да югарырак үрләр яулауга омтылалар. Аллага шөкер, районыбыз авыллары көннән-көн матурлана, яңа социаль объектлар, юллар төзү дәвам итә, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча район республикада алдынгылар рәтендә. Алдагы көннәрдә дә район җитәкчеләренә аларның җаваплы һәм катлаулы эшләрендә уңышлар юлдаш булсын.
Фирдус Садретдинов.