Фермер яшелчә үстерә

Борай районында крестьян-фермер хуҗалыгын алып баручыга грант ярдәм иткән. 

Фермер Илфир Фәйзуллин тәүдә кечкенә генә участокта яшелчә үстерә башлый. Ә 2014 елда ул үз туган авылы Кодашта фермерлык эшчәнлеген оештырырга уйлый. Өстәвенә, ул бу эштә дәүләттән ярдәм алачагына ышана. "Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү" төбәк проекты кысаларында үткәрелгән конкурста катнашып, Илфир Фәйзуллин төбәктә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проектын тормышка ашыру рамкаларында грант алуга ирешә.

Алынган барлык акчаларны КФХ башлыгы техника сатып алуга тота. Ул трактор прицебын, ЖВП-4,9 ургычын, рулон прессын, шулай ук яшелчә үстерү өчен тагылма һәм асылмалы җайланмалар сатып ала.

Фермер 27 гектар җир участогыннан башлаган булса, арытаба җир участокларын арттырып, бүгенге көндә ул 82 гектарда яшелчә һәм бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта шәхси эшкуар районның уңышлы фермер хуҗалыкларының берсе булып тора. Үстерелгән уңышы ярминкәләрдә сатыла, яшелчәләр балалар учреждениеләренә китерелә.

Илфир Фәйзуллин үз хуҗалыгын алга таба да үстерергә һәм киңәйтергә планлаштыра. Ул монда куркмаска, үз-үзеңә һәм үз көчеңә ышанырга кирәк, дип исәпли.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей