Канатлар тормыш дулкынында ныгый
Күркәм юбилеен – 65 яшен билгеләгән Рикес Галләметдинов хакында чын мәгънәсендә күләмле китап язып булыр иде. Аның тормыш һәм хезмәт юллары моңа ачык дәлил.
1957 елның 25 мартында Иске Көрҗә авылында дөньяга аваз сала ул. Заманы шундый – хезмәт иң алгы планда. Шуңа да әтисе Җиһанур ага колхозда алдынгы механизатор сафында булды, аннан хуҗалыкта 15 кешедән торган балта осталары бригадасын оештыра. Ул вакытларда алар көче белән төзелгән клублар, мәктәпләрне өлкән буын вәкилләре бүген дә хөрмәт белән искә ала. Әнисе Сәвия ханым исә колхоздагы һәр хезмәт участогының уртасында булды, аннан лаеклы ялга чыкканчы мәктәпне тәртип һәм чисталыкта тотты.
Алар гаиләдә дүрт бала үстеләр. Өлкәннәре Фәридә Свердловск өлкәсендә, Фиялкис белән Фәрзүнә Екатеринбургта яшиләр, бик матур итеп тормыш көтәләр, балалар үстерделәр.
Рикес Көрҗәдә 8 классны тәмамлагач, урта белемне күрше Таңатар мәктәбендә ала. Халкыбыз белем беләккә көч бирә, дип дөрес әйткән. Мәктәптә укыган чагында ул математика һәм физика фәннәрен яхшы үзләштерә, район олимпиадаларында урыннар яулый. 9 сыйныфта укыган чагында шахмат буенча район ярышында беренче урынга чыга, чаңгы ярышларында да гел алдынгылар сафында була. Рикес Җиһанур улы ул чордагы физика укытучысы Хәмит Хәкимов, химия укытучысы Әлфир Хәмәтдинов, укучылар, заманында зур хезмәт уңышларына ирешкән Рабина Исхакова, Фәнит Хуҗагалиев, Илүс Муллаяров, Фарил Вәлиев хакында зур горурлык белән телгә алып үтүне кирәк санады.
Алда – яңа белем үрләре. Ул башкаланың 50нче санлы һөнәрчелек училищесында технологик корылмалар операторы һөнәрен үзләштерә һәм 1975 елны Ленин орденлы Уфа нефть эшкәртү заводында хезмәт юлын башлый. Анда ул заводның икенче цехында оператор вазыйфасын башкара. Әлеге заводта ул 1982 елга кадәр эшли, шунда эшләгән чорда Уфа нефть институтының инженер-төзүче факультетына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый.
Рикес Җиһанур улы заводта эшләгән дәвердә җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Орджоникидзе районының комсомол комитеты әгъзасы, ВЛКСМ Өлкә комитеты әгъзасы үрләренә күтәрелә. Андагы барлык комсомол конференцияләре делегаты. 1976 елда коммунистик хезмәт ударнигы булса, артабан аңа КПСС Өлкә комитеты, БАССР Министрлар Советы кабинеты һәм профсоюз өлкә комитеты карары белән социалистик ярышта җиңүче исеме дә бирәләр.
1982 ел. Ниһаять, туган як, туган туфрак җылысы, бәрәкәтле Бораебыз һавасы. Район колхозара-төзелеш оешмасына (РМСО) аны ике куллап кабул итәләр. Биредә ул башта тимер-бетон заводында смена мастеры була, аннан гомум-төзелеш эшләре мастеры, прораб йөкләрен тарта. 1986 елда исә район агросәнәгать берләшмәсе (РАПО) рәисе урынбасары дәрәҗәсенә үрләтелә, әлеге вазыйфаны дүрт ел дәвамында намус белән башкара.
Әйе, ул заманнарда төзелешләр дә, аларны тормышка ашырырга тиешле оешмалар да юк түгел иде. Рикес Җиһанур улы 1990 елны районның капиталь төзелеш бүлеге начальнигы вазыйфасына тәгаенләнә һәм 10 ел буена уңышлы эшли, хәтта республиканың капиталь төзелеш идарәлегенең Борай районы буенча вәкиле дә була.
2000 елның мае. Рикес Галләметдиновны район хакимияте башлыгының төзелеш эшләре буенча урынбасары итеп билгелиләр. Әлеге вазыйфаның еллар үтү белән исемнәре үзгәреп килсә дә, хәл ителәсе проблемалар, башкарасы эшләр үзгәрешсез калды – төзелеш эшләре туктатылырга тиеш түгел. Кешенең чын холкы, сәләте һәм кешелеклелеге җитәкче булгач беленә, дип хаклы әйткән халык. Рикес Җиһанур улы бу вазыйфаны 19 ел башкарды. Димәк, халык та, югарыдагы җитәкчеләр дә аның эшлекле сәләтен бәһалый белгәннәр.
Районда һәр колхозда терлекчелек биналары сафка керә килде, колхоз үзәкләрендә мәктәпләр, клублар калкып чыкты. Авылларда газ үткәрү буенча район алдынгылар рәтендә булды. Ул вакытларда 400 километрга кадәр газ торбалары сузу үзе бер вакыйга. Ә бит ул газ йортларга гына түгел, мәктәпләргә, мәдәният учакларына һәм башка өлкәләргә дә үткәрелде. Районны электр энергиясе, су белән тәэмин итү дә көндәлек мәшәкать иде. Билгеле, аларның һәммәсенә проект документлары булдыруда, финанс чаралары юллауда, төзелеш оешмалары җәлеп итүдә йөкнең зурысы Рикес Җиһанур улына төште. Төзелеш хакында сүз кузгатылгач, ул елларда Борайда гына да ифрат күп икешәр катлы квартиралар төзелде, шәхси йортлар саны да күзне камаштыра иде. Шуңа да төзүче-юбиляр бүген дә төзүчеләрнең тормышыбызда ифрат зур урын тотуын һәм ул профессиянең бик кирәкле икәнен билгеләде.
Аңа хезмәт чорында Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе исеме бирелгән икән, ул аңа тулысынча лаек. Бу исемгә бүләкләр: республика Төзелеш министрлыгының, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамоталары өстәлде. Ул – хезмәт ветераны да.
Һәр гаиләнең матурлыгы, бәхете татулыкта, бер-береңне аңлап яшәүдә икәне бәхәссез. Нәсимә һәм Рикес Галләметдиновлар моңа тулысы белән ирешә алганнар. Иске Карагыш кызы Нәсимә Миннемулла кызы белән 42 ел бәхетле гомер кичерә героем. Тормышка омтылыш белән яшәгән гаиләләрдә балалар да иркә-наз һәм яхшы тәрбия алып үсә. Күренекле мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин хаклы: алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Галләметдиновларның ике кызлары да яхшы тәрбия алып үсте, бүген үзаллы тормышталар. Лилияләре бухгалтер-исәп һәм аудит буенча югары белемле белгеч, Уфада һөнәре буенча эшли. Тормыш иптәше Илдар белән ике ул үстерә. Юлияләре башта университетның кредит бүлеген кызыл дипломга тәмамлый, аннан Башкорт дәүләт университетында юриспруденция һөнәрен үзләштерә. Ул хәләле Ранис белән ике ул һәм бер кыз тәрбияли.
Сүземне йомгаклап, Рикес Җиһанур улына ныклы сәламәтлек, Нәсимә ханым белән балалар, оныклар шатлыгында матур-матур гомер кичерергә телим.
Фидаил Нуриев,
хезмәт ветераны.