Орлык сыйфаты мул уңышка китерә
Авыл хуҗалыгы культураларыннан аз чыгымнар белән мул уңыш үстереп җыйнап алуда иң эффектлы алым – ул югары сыйфатлы орлыклар чәчү. Яхшы сорт һәм чәчү үзлекләренә ия булган орлыклар файдалану бөртекле культуралар уңышын утыз процентка һәм аннан да артыгракка күтәрүе билгеле. Ләкин бар хуҗалыклар да моннан дөрес файдаланмый, туфракка түбән сыйфатлы орлыклар чәчә.
занлы юл ул. Безнең кырыс табигать шартларына яраклашмаган сортлардан мул уңыш көтү үзеңне алдатуга тиң. Культуралы үсемлекләрне үрчетү, үстерү барышында һәм производствода файдаланганда аларның кыйммәтле үзенчәлекләре, яхшы билгеләре елдан-ел акрынлап югала бара. Алар механик юл белән чүпләнә, башка сортларга кушыла, үсемлекләрнең чирләре арта. Шул сәбәпле, бөртекле культураларның сортларын яңарту проблемасы туа.
Илдәге һәм, шул исәптән республикадагы икътисадый авырлыкларга карамастан, сорт алыштыру һәм сорт яңарту кебек мөһим чараларны тормышка ашыру белгечләрнең беренче чираттагы бурычлары булып тора. Моның өчен, әлбәттә, басулардагы иң яхшы җир мәйданнары орлыкка чәчелүче культураларга бирелергә тиеш. Элита булмаган очракта, югары репродукцияле орлыкларны зур мәйданнарга чәчеп, орлыкчылык хуҗалыгын саклап калу мөмкин. Әлеге мәсьәләне уңай хәл итмәгәндә, хуҗалыкларда фураж орлыгы материалы өстенлек алачак. Мондый ашлыкны малга ашатудан башка чара калмый, чөнки аның хакы ифрат түбән булып, сатуның файдасы сизелми.
Тазартып киптерелгән, сортларга аерылган кондицияле орлыклар махсус дезинфекция үткәрелгән келәтләрдә саклана. Бу вакытта аларның берсе белән икенчесе кушылырга, чүпләнергә һәм дымлылыгы күтәрелеп, сыйфаты төшәргә тиеш түгел. Югары репродукцияле районлаштырылган сортлар игүче хуҗалыклар киләчәктә дә мул төшем алуга ирешә. Әмма күпчелек очракта хуҗалыкларда сорт үзенчәлекләре тикшерелмәгән, үз уңышларының орлыгы чәчелә. Әлеге вакытта Россельхозүзәкнең Борай орлыкчылык инспекциясе филиалында хуҗалыкларның орлыклары икенчегә тикшерү үтте. Узган ел коры булгач, орлыкларның сакланышы да, чыгышы да яхшы. “Победа”, Ленин исемендәге һәм “Гайфутдинова”, “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыкларында чәчү орлыклары әйбәт сакланган. Шулай булса да районда күп кенә хуҗалыклар орлыкларны яңартып торуга зур өстенлек бирәләр. Чөнки элиталы орлыкның чыгышы да, уңышы да мул була. “Диярова”, “Шакиров” һәм “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыклары келәтләрен элиталы бодай, арпа һәм солы культуралары белән тутырдылар. Мул уңыш алу өчен тагын бер сере бар: ул да булса, җирне ашлау. Төрле минераль ашламалар белән җирне туендырып торсаң, уңышы да күп була. Менә шундый нечкәлекләрдән файдаланып эш итә безнең җир кешеләре.
Әлфия Хәбибуллина, Россельхозүзәкнең Борай орлыкчылык инспекциясе филиалының әйдәүче агрономы.
Автор:Гульназ Хузина