Көзге культураларның торышы тикшерелә
Табигать соңгы елларда үзенең сәер күренешләре белән еш гаҗәпкә калдыра. Быелгы көзнең дә озак һәм матур килүе шуңа бер мисал. Ләкин авыл хуҗалыгында көзге мәшәкатьләрне тәмамларга уңайлык булса да, коры һава шартлары чәчкән иген өчен гаять зур куркыныч тудыра. Соңгы мәгълүматлар буенча, Русиянең кайбер төбәкләрендә чәчкән бөртекләр бөтенләй тишелмәгән. Районда исә көзге культураларның торышы ничек? Дым җитәрлекме? дигән сораулар күпләрне борчый. Россельхозүзәкнең Борай орлыкчылык инспекциясе филиалы белгече Әлфия Хәбибуллина тарафыннан хәзерге вакытта районда көзге культураларның торышы тикшерелә. Кышкы вакытта монолит ысулы буенча көзге культураларның тормыш сәләте билгеләнә.
Берничә участоктан 50х50 см һәм 25х25 см һәм 15х25 см тирәнлектәге туфрак пробасы – монолит проба киселеп алынып, лабораториягә кайтарыла. Бу җир кисәге белгеч тарафыннан айлар буена тикшерү астында күзәтелә. Җир эрегәч, ужымның яшәүчәнлеге тикшерелә.
–Тикшерү нәтиҗәләре буенча чәчүлекнең тормыш сәләтенә бәя биргәндә үсемлекләрнең һәм сабакларның сакланган проценты, яфракларның һәм тамырларның интенсивлыгы кебек күрсәткечләр исәпкә алына. Сакланып калган үсемлекләр санын исәпләп һәм монолит мәйданын белеп, үсемлекләрнең һәм сабакларның гектардагы торышын исәпләп була. Сайлап алынган монолитларны тикшерү нәтиҗәләре буенча көзге культураларының нинди хәлдә, монолиттагы барлык үсемлекләр үсәме, яфраклар һәм тамырлар ныклымы икәнен билгелибез. Һәлак булган үсемлекләр күзәтеләме, көздән үсемлекләрнең куаклануы ничек булуын, туфрактагы дым торышын ачыклыйбыз. Шулай ук үсемлекләрнең авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы торучанлыгы да тикшерелә. Әлеге тикшерү вакытта “Гайфутдинова”, “Победа” крестьян-фермер һәм Ленин исемендәге хуҗалыкларның көзге культураларның яхшы кышлавы ачыкланды,–ди орлыкчылык инспекциясе әйдәүче агрономы Әлфия Хәбибуллина.
Автор:Гульназ Хузина