Язга ныклы әзерлек

Кышка чанаңны җәйдән әзерлә дигәндәй, игенче-механизаторлар да тагылма авыл хуҗалыгы техникасын көзлектән ремонтларга керешәләр. Бу көннәрдә район хуҗалыкларының техника ремонты остаханәләрендә 2022 ел уңышы өчен ныклы әзерлек эше алып барыла.

Көннәр язга авышкан саен, техника остаханәләрендә тимер тавышы ныграк яңгырый. Ленин исемендәге хуҗалыкның Берләч авылындагы машина-трактор паркында хезмәт тиешле югарылыкта оештырылган. Иң мөһиме, ремонтчыларга тиешле эш шартлары тудырылган. Хезмәт урыннары җылы, чиста. Тырмалар ремонтын тимерче Илшат Ситдыйков һәм аның ярдәмчесе Хәлим Маликов башкарып чыгып киләләр. Алар язгы басу эшенә барлыгы 111 тырманы әзерлек сызыгына тезеп куйганнар. Шулай ук тиздән оста куллары аша чәчкеч, культиватор, тырма агрегатлары, таккычлар төзекләндерү дәвам итәчәк. Шулай ук биредәге хуҗалыкта амбар, ферма абзарлары түбәләреннән кар катламнарын төшерү эше дәвам итә. Әлеге вакытта Бадрак ындыр табагының келәтләре кар катламнарыннан арчаланып килә.

Явым-төшем күп булу сәбәпле, бик күп кенә биналарның түбәләренә кар салды. Ничек кенә булмсын, кышкы табигатьнеӊ бизәге булган тәӊкәдәй яуган карлар бәхетсезлекләр китермәсен иде. Түбәләрне кар басу аркасында биналар ишелмәсен өчен бары түбәдәге карларны вакытында төшерергә кирәк,–дип белдерә авыл хуҗалыгы идарәлеге белгечләре.

 

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей