Хезмәт юлы аның – «5»лелек

Алия Садыйкованың 40 ел хезмәт стажы бар. Ул аның 35 елын РТСта колхоз- оешмалардан, тирә-як районнардан төзәтергә дип алып килгән моторларны ремонтлап, аларга җан өреп, ир кешеләр башкарырдай авыр һәм җаваплы эш эшләп үткәрә.

– Һәр кеше үзе төзәткән моторга чыеп, исеменең баш хәрефен язып җибәрә иде. Мин «А» куям. Бервакытны ПМК-7 оешмасында эшләүче шофер, сезнең кайсыгыз төзәткән моторына «А» хәрефе куя ул, дип сорады. Өстемә салкын су сиптеләрме ни, тәнем эсселе-суыклы булып китте. Начар хәбәр ишетермен инде, төзәткән моторым әйбәт булмады микән ни дигән, әллә-ничәмә сорау башымнан яшен тизлеге белән узды. «А» – минеке, дидем. Молодец, шул моторлар еллар буе ватылмыйча йөри, рәхмәт, дигән сүзне ишетеп, үземә чак җан керде.
Без – сугыш чоры балалары . Белем алу теләгебез булса да, күпләребез хыялларыбызны тормышка ашыралмый калдык. Хезмәт кешесе булып гомерем үтүгә үзем беркайчан да үкенмим. Әтием Сәгыйть сугыш башлану белән фронтка алынган. Мин ул киткәндә тугыз айлык кына кул баласы булып калганмын. Бер-ничә айдан аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килгән. Әнием Зөлхия өч бала белән шулай тол калды. Картыйны да карады, безне дә үстерде, яшәргә тырышты. Җиденче классны тәмамлагач та, 1957 елны РТСка эшкә килдем. Тәүдә җир казысам, әкренләп маляр, штукатур эшен башкарырга да өйрәттеләр. Тора-бара токарьлек, фрезеровщиклык нечкәлекләренә дә төшендерделәр. Электроцехта өйрәнчек итеп эшли башладым. Тырышлыгымны, эшне җиренә җиткереп башкаруымны күргән өлкән иптәшләремә, эшкә өйрәткән ул вакыттагы җитәкчеләремә гомер буе рәхмәтлемен. Әллә нинди зур укулар укымасам да, хезмәтем белән гел мактаулы булдым. Хезмәт юлымны «отлично»га, «5»кә үттем. Шуның белән горурланам мин. Бердәнбер кызым Зинфирамны карап үстердем. Хәзер ул вакыты булмаган чакларда да, иртәнге поезд белән Екатеринбургтан кайтып төшә дә, хәлемне белеп, булышасын булышып, эшемә соңга калмыйм дип, шул ук көнне төнге поезд белән кире юлланган мәлләре дә күп. Игелекле балам, өч оныгымның бәхетенә куанып яшәгән картлык көнемә бик сөенәм.
Лаеклы ялга чыгарга биш ел калгач коммуналь хуҗалыкка эшкә күчеп, биш ел кунакханәдә администратор булып та эшләдем. 79 яшемә кадәр “Ахирәтләр” җыр ансамбленә йөрдем. Дусларым, җыр-моң белән бергә көннәремне ямьләп яшим, шөкер, иптәшләрем белән дә аралашып яшибез, – Алия Сәгыйть кызының гыйбрәтле, акыллы киңәшләр белән тормыш кануннары турында эчтәлекле итеп сөйләгәнен шулай бирелеп тыңладык.
Бәхетленең кунагы бергә йөрер ди, Алия апа белән әңгәмәләшкән вакытыбызда, аның нурлы өенә РТП ветераннар советы рәисе Зинера Дәүләтова да килеп керде. Ул ветеран апага гөлләмәләрен тапшырып, фидакәрь хезмәт юлы үтүчеләрне онытмаулары, уңганнарны һәрчак ихтирам итүләре хакында күңелгә ятышлы җылы һәм хәстәрлекле сүзләрен әйтте.
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей