Трактор зур ярдәмче булыр иде

Авыл биләмәләренә республика бюджеты ярдәмендә хәл ителеше кичектерелүне көтмәгән мөһим проблемаларны тормышка ашыру мөмкинлеге бирүче Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә дә күп мәсьәләләрдән арыну мөмкин булды. 2016 елдан башлап шушы программада үз проектлары белән җиңүгә ирешеп, үрнәклеләр Киндеркүлдә караңгы мәлдә урамнарны яктырту системасын яңарту һәм урам юлларын күтәртеп эшләтүгә, Бәрдәсле авылын су белән тәэмин итү сис-темасына капиталь ремонт үткәрүгә, Көсәкәйдә Әхтәмов урамында күтәртеп юл салуга, Аблайда 2 санлы балалар бакчасы бинасын ремонтлауга һәм Үрнәктә урамнарны караңгы мәлдә яктырту системасын яңартуга ирештеләр. Агымдагы елда да мондый мөмкинлек сакланганнан файдаланып, биләмә ихтыяҗлары өчен “МТЗ- 82.1” тракторына ия булырга карар иттеләр.

 

 

Автор:Фанис Амирханов

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей