Табыш китерү өчен билбауны кысып эшләргә кирәк
Хуҗалыкларда отчет җыелышының чираттагысы Ленин хуҗалыгында узды. Ел нәтиҗәле узганмы, нинди уңышларга ирешелгән? Район авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов һәм идарәлек белгечләре хезмәтчәннәр белән берлектә шул хакта фикер алыштылар, җитешсезлекләрне ачыкладылар.
Хуҗалыкта агымдагы елның 1 гыйнварына 1031 баш мөгезле эре терлек, 38 баш ат, 16 бал корты гаиләсе бар. 5842 центнер югары майлылыктагы сөт савып алынган, шуның 5061 центнеры сатылган. Сөт сатудан унбер миллион биш мең сумлык табыш кергән. Уртача бер баш сыерга 1807 килограмм сөт савып алынган, 548 центнер ит житештерелгән. 4026 центнер печән, 5704 центнер салам, 47099 центнер сенаж салынган.
Тәү башлап сүзне хуҗалык җитәкчесе Илдар Исхаков алды. Ул үз чыгышында ел әйләнәсенә эшләнгән эшләр турында сөйләде.
–Безнең Ленин исемендәге авыл хужалыгы хезмәтчәннәре узган елны уңышлы гына тәмамлады. Язгы чәчүгә дип алынган орлыклар өчен кредитны кыска срокларда түләп бетердек. Хөкүмәтебез тарафыннан бирелгән субсидияләр хуҗалыкны алып баруга зур ярдәм булды. Ләкин ул ярдәм, иң беренче чиратта, эффектлы, тотрыклы эшләгән, яисә мал башларын киметмичә продукция алуны арттыра барган, ясалма орлыкландыру оештырылган хужалыкларга гына бирелә. Үткән хужалык елында авылдагы сезонлы эшләрне башкаруга, туфракның уңдырышлылыгын күтәрүгә һәм башкаларга федераль, республика һәм район бюджетыннан бирелгән ярдәм күп проблемаларны уңай хәл итәргә булышты. Үсемчелек һәм малчылык продукцияләре сатудан табыш алдык. Бүгенге көндә җитештерелгән продукцияне үзкыймәтеннән түбән хакка сатарга туры килә. Салымнар, ягулык-майлау материаллары, электр энергиясенә, газга, ашламаларга, техника һәм башкаларга хаклар артуы борчылдыра. Ел дәвамында күптөрле тармаклар буенча күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерүләр үтә. Законнарны үтәү бүгенге көн таләбе булып тора. Малчылык тармагын үстерүне тоткарлаучы проблемалар күп, бүгенге көндә фермаларның күпчелегенә заман таләпләренә җавап бирерлек реконструкция үткәрү күз уңында тотыла. Бүгенгесе көндә Зур Бадрак фермасында мал абзарына реконстркуция эшләнде, Силасау һәм Арысланбәк фермаларында да төзекләндерү эшләре башкарылды. Күп чыгымнар таләп иткән эш киләчәктә мул продукция белән үзен аклар дип ышанасы килә. Елдан-ел эшче көчләр җитмәве хуҗалыкны бераз аксата. Шуңа күрә киләчәктә фермаларны тулысынча механикалаштыруны уйлап торабыз.
Басуларның уңдырышлылыгын күтәрү өчен яхшылап эшкәртергә, ашларга күп көч салырга кирәк. Техника паркын яңарту, амбар алдындагы техниканы ремонтлау көнүзәк мәсьәләләребезнең берсе. Узган ел “Росагролизинг” программасы нигезендә үзйөрешле чапкыч һәм тагылма агрегат алдык. Бу техника ярдәмендә урып-җыю һәм мал азыгы әзерләү эшләре киртәләрсез эшләнде. Бу техниканы йөртүче яшь механизаторлар Радик Фәезов һәм Денис Ханнанов ал-ял белән исәпләшмичә эшләделәр. Язгы-кыр эшләрен яхшы әзерлек белән башласак та, планлаштырылган мәйданнардан тыш, үткән елгы уҗым культуралары җирен яңадан чәчәргә туры килү сәбәпле, чәчү сроклары озаккарак сузылды. Язгы чәчүдән башлап, чүп үләннәрен химик утауда да, мал азыгы хәзерләүдә дә, урып-җыю кампаниясе вакытында һәм көзге кыр эшләрендә дә игенче хезмәтенең әһәмиятен аңлап, механизаторлар, водительләр һәм төрле эшләргә беркетелгән хуҗалык эшчәннәре көчләрен кызганмый, тир түгеп эшләделәр. Язгы чәчүдә механизаторлар Рөстәм Солтанов, Рәмил Садыйков, Илдус Муллаяров, Айдар Гыймалтдинов, Риф Галәветдинов, Фәндүс Хөснияров, Хәлим Маликов, Артур Гайсин һәм Радик Фәезов көндәлек нормаларын арттырып үтәп, язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән башкарып чыктылар.
Ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә Илүс Вәлиев, чәчү орлыклары ташуда Илдус Фәезов, Илсур Хәкимов, Салават Гайсин агрегатларның тик торуына юл куймадылар. Уҗымнарга һәм чиста пар басуына чүп үләннәренә каршы 2000 гектарда химик утау үткәрелде. Урып-җыю вакытында шушы басуларда турыдан-турыга игеннәрне суктырып алуга мөмкинчелек булды. Урып-җыю эшен үз көчебез белән башкардык. Комбайнчылар Ирек Нәҗметдинов, Рәмил Солтанов, Әлфүс Сафиуллин һәм аларның ярдәмчеләре Мөнир Сибәгатуллин, Ришат Нафиков, Илназ Хаҗиев, Азамат Исхаковлар көнне-төнгә ялгап иген иктеләр.
Малчылык тармагында да эшләр ырамлы бара. Савучылар Лилия Логманова, Рәмзия Солтанова, Светлана Сәлимгәрәеваларның савым күрсәткечләре күпкә югары. Сыерның сөте телендә, диләр. Ирешелгән уңышларга терлекче Фирдәвис Гатауллин, Венер Хәсбәтуллин, Роберт Сәмигуллиннарның өлешләре зур. Сөт ел әйләнәсенә көн дә хуҗалыкка акча китерә торган продукция, шуның өчен булган мөмкинчелекләрне нәтиҗәле файдаланырга кирәк.
Хуҗалыкта шулай ук яшьләр белән беррәттән өлкән буын вәкилләре дә көч сала. Лаеклы ялда булуларына карамастан, бүгенге көндә хужалыкта эшләүче пенсионерлар Фәридә Хәмәтова, Диния Сәләхова, Фидаил Шакиров, Фидәрит Әхмәтҗанов, Рухлыбаян Шәйхиев, Зилә Әхмәтова, Фәзилә Фазлытдинова, Данис Зариповларга зур рәхмәтемне белдерәм. Ленин исемендәге хуҗалык элек-электән әйдәп баручы хуҗалыкларның берсе булды. Киләчәктә дә алда торган бурычларны үтәүдә безнең хезмәтчәннәр үзләренең көчләрен кызганмаслар, чын җир кешесе булып калырлар дип ышанам,–дип сүзен тәмамлады Илдар Хәким улы.
Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев хуҗалыкта эшче көчләр җитәрлек булуын билгеләде, тик җирне уңдырышлы итеп эшкәртеп, тагын да күбрәк табыш алу өчен киңәшләрен бирде. Югары уңыш алу өчен, әлбәттә, җирне яхшы, куәтле техника белән эшкәртергә, ашлама кертергә һәм вакытында химик утау үткәрергә кирәклегенә басым ясалды. Киләчәктә моның турында ныклы уйланырга, үзләренең кулларыннан килгәнчә ярдәм итүләрен әйтеп китте.
– Барыбыз да күбрәк керем кертеп, тормыш шартларын яхшырту максатыннан эшлибез. Төп эшебез авыл җирлеге белән бәйләнгәч, мал карап, иген үстереп, шушы тирәлектә яшәүче кешеләргә мөмкин кадәр эшне оештырып, хезмәт хакын булдыру. Әмма җитештерүдән кергән акчаның күбесе хезмәт хакына тотылып баргач, җитештерүне нәтиҗәле дип әйтеп булмый. Җитештерүчәнлекне арттырырга, игенчелек тармагында эшләрне җиренә җиткереп башкарырга кирәк, – диде районның авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов үз чыгышында.
Һәр тармактагы эшчәнлек хезмәткәрләр көченә һәм төзек, куәтле техникага бәйле. Хуҗалыкларда бүген күңел салып эшләүче механизаторлар да, терлекчеләр дә җитәрлек. Җыелышта киләчәктә эшне тагын да нәтиҗәлерәк башкару өчен һәр тармакта продукция җитештерү күләмен арттыру, яңа ысуллар табу бурычы куелды.
Автор:Гульназ Хузина