Ел катлаулы булса да, уңышлар бар

Район хуҗалыкларында отчет җыелышлары башланды. Анда үткән елда башкарылган эшләргә йомгак ясала, резервлар барлана һәм киләчәккә бурычлар билгеләнә. Шундый җыелыш беренчеләрдән булып Яңа Ялдәк авылындагы Раил Ахунов һәм Рәмил Зариповлар крестьян-фермер хуҗалыкларында зур активлык белән үтте.

Фермерлар узган 2021нче елга исәп тотты. Бу отчет җыелышында хуҗалык хезмәтчәннәре белән бергә авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев та катнашты. Хуҗалык җитәкчесе һәм һәр тармакның белгечләре узган елда эшләнгән эшләргә йомгак ясады. Ирешелгәннәр генә түгел, борчыган мәсьәләләр дә телгә алынды. Булган проблемаларны хәл итү юллары билгеләнде. Хәлил Минһаҗев югары уңыш алу өчен җирне дөрес итеп эшкәртергә, ашларга, орлыкларны амбарда ук корткычлардан, бөҗәкләрдән саклау өчен агуларга, сенажны сусыл килеш салырга кирәклегенә басым ясады. Витаминнарга бай, сусыл мал азыгы хәзерләү өчен алда ниләр эшләргә кирәклеген искәртте. Игенчелек тармагында җиренә җиткереп башкарасы эшләр күп. Эшне тиешенчә башкарып, технологияне төгәл үтәгәндә, нинди генә культура чәчмә, хуҗалыкка яхшы керем алырга мөмкин, – диде ул.
–Барыбыз да күбрәк керем кертеп, тормыш шартларын яхшырту максатыннан эшлибез. Төп эшебез авыл җирлеге белән бәйләнгәч, мал карап, иген үстереп, шушы тирәлектә яшәүче кешеләргә мөмкин кадәр эшне оештырып, хезмәт хакын булдыру ниятеннән чыгып эшлибез. 52 кешегә эш урыны булдырдык, басудагы үсемлекләрне ашлау өчен махсус сиптергеч алдык, “Гаилә фермасы” программасында катнашып, грант оттык. Ул акчага 90 баш башмак, Беларусь тракторы, чапкыч, печәннәрне рулонлау өчен агрегатлар, шулай ук лизингка янә бер Беларусь тракторы һәм азык бирүче җайланма алдык. Агымдагы ел чәчү чорына алдан әзерләндек, җитәрлек орлык салып, ашламалар да җитәрлек тупланды. Кар эрү белән басу эшләренә тотыначакбыз. Әлеге вакытта техника саклау өчен гараж төзибез, атлар өчен ферма абзары эшләнә,–диде “Зарипов” хуҗалыгы җитәкчесе.
“Ахунов” хуҗалыгы да биредә уңышлы эшләп килүче хуҗалыкларның берсе. 350 гектар мәйданда җир эшкәртеп, 70 баш герефорд токымлы сыерлар асраучы Раил Ахунов та узган елда эшләнгән эшләренә йомгак ясады.
– Кыш кар-бураннары белән бераз йончытса да, эшләребез ырамлы бара. Мал абзарлары, утарларны көн саен чистартып торырга кирәк. Әлеге вакытта сыерлар әйбәт кенә яшь үрчем бирә башлады. Узган ел корылыклары белән борчыса да мал азыгы җитәрлек әзерләнде. 50 гектар мәйданда арыш чәчелде, 70 гектар җирдә тимофей культурасы үстерелде,–диде ул.
Җыелышларда терлекче һәм механизаторлар да үзләрен кызыксындырган, борчыган гозерләрен җиткерде. Димәк, эшче кеше авылы язмышына битараф түгел. Һәр тармактагы эшчәнлек хезмәткәрләр көченә һәм төзек, куәтле техникага бәйле. Хуҗалыкларда бүген күңел салып эшләүче механизаторлар да, терлекчеләр дә җитәрлек. Киләчәктә эшне тагын да нәтиҗәлерәк башкару өчен һәр тармакта продукция җитештерү күләмен арттыру, яңа ысуллар табу бурычы куелды.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей