ТАРИХТА ЯКТЫ ЭЗ КАЛДЫРГАН ЛЕГЕНДАР ШӘХЕС

Хабибуллин Габдинур Хатмулла улы 1924 елның 18 апрелендә Колай авылында туа. 
Габдинур Хатмулла улы 1933 елдан башлап 1935 елга тиклем Колай башлангыч мәктәбендә укый һәм 1935 елдан Каенлык тулы булмаган урта мәктәбендә белем ала. Аны 1938 елда тәмамлый. 1939 – 1940 елларда Бөре шәһәре ТАТПИВ училищесында укый. 1941елдан 1942 елның августына кадәр туган колхозында эшли. 1942 елның августында Совет армиясенә хезмәт итәргә алына. Ул Украина һәм Белоруссия фронты сугышларында катнаша. Шушы сугышлар вакытында өч тапкыр яралана. Яраланганнан соң 1944 елның маенда узенең туган жиренә кайта. Кайткач июнь аеннан башлап 1950 елның октябренә кадәр “Каганович” колхозында бригадир, рәис урынбасары эшләрен башкара. 1950 елның октябрь аеннан 1951 елның октябренә кадәр авыл хужалыгы мәктәбендә укый. Укып чыгу белән үк шушы колхозда 1957 елның февраленә кадәр агроном булып эшли. Аннары шул ук колхозда рәис вазифасын башкара. Шул елның декабрь аенда коммунистлар партиясе сафларына баса. 1959 елда ике колхоз берләшкән “Искра” колхозы барлыкка килә һәм 1982 елның февраленә кадәр “Искра” колхозында рәис вазифасын башкара.Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 25 ел колхоз рәисе булып эшләп, авыл хуҗалыгы белгече буларак колхозның эчке мөмкинчелекләрен тирәнтен өйрәнә, хуҗалыкның киләчәк үсеше турында даими хәстәрлек күрә, ярдәмче тармакларны киңәйтә, производство объектларын, мәдәният, мәктәп,көнкүреш биналарын төзүне киң җәелдерә.Хезмәт дисциплинасын ныгытуга, фән һәм алдынгылар тәҗрибәсен кертүгә нык игътибар итә.Хуҗалыкта производство, финанс эшчәнлеген яхшырта барып, районда беренчеләрдән булып, хезмәткә акчалата түләп эшләүгә күчерелә.Кадрлар хәзерләү һәм тәрбияләүгә нык игътибар бирелә.Эчкечелеккә каршы , әрәм-шәрәм итүләргә ныклы көрәш оештырыла.Кешелек факторына, аларның ихтыяҗын кәнәгатләндерүгә күп көч сала.Хуҗалыкта продукция җитештерү, сату 6-7 мәртәбәгә арттырыла.Эшләү дәверендә югары уңышларга ирешкәне өчен Габдинур Хатмулла улы “Ленин ордены”, “Хезмәт кызыл байрак ордены”, “Ватан сугышы” ордены 2 степ., “Медаль за трудовые отличия”, “Медаль за доблестный труд”, “Медаль за победу”, БАССР Призедиумы, БАССР һәм РСФСР Мәгариф министрлыгы,Башкортостан Обкомы почет грамоталары,һәм башка бик күп райком, райсоветның почет грамоталары белән бүләкләнә. РСФСР халык мәгарифе отличнигы дигән дәрәҗәле исем бирелә.
Шулай ук олхозда озак еллар уңышлы эшләгәне өчен 1986 елда персональ пенсия билгеләнә. Тынгысыз йөрәкле Габдинур Хатмулла улы пенсияга чыккачта кул кушырып утырмады. Дин юлына басып халыкка дини тәрбияви эш алып барды :балаларга исем кушу, яшь парларга никах уку, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатуларда башлап йөрүче ул булды.
Тормыш иптәше Сафура белән тигез тормышта яшәделәр ,балалар үстерделәр.Гомерләренең соңгы сулышына кадәр балаларының соклангыч тәрбиясендә булып,үзләренең изге фатихаларын биреп бакыйлыкка күчтеләр. Габдинур Хатмулла улы тарихта якты эз калдырган Легендар шәхес ул.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей