ТРАКТОРЧЫ КИФАЯ

1941-1945 еллардагы дәһшәтле Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә җитди сынаулар алып килә.
Төпкелдә яшәгән Бигәнәй авылы халкы да фашизмны җиңү өчен үзләренең зур өлешләрен кертәләр. Кечкенә авылдан фронтка 120 дән артык сөлек кебек егетләр китә.Фронтны азык-төлек белән тәэмин итү дә авылда калган хатын-кыз,балалар җилкәсенә төшә.Сугыш елларында аеруча авырлык белән тормыш алып барырга,бөтен кыенлыкларны җиңәргә туры килә.
Тракторда эшләү өчен кешеләр җитешми, шуңа күрә дә трактор курсларына яшь кызларны укытырга җибәрәләр.Көнне-төнгә ялгап басуларда эш кайный.Тракторчы кызлар арасында авылның 15 яшьлек кызы Кифая Шайхали кызы да була.Эйе,хатын-кызлар бригадасы фронка киткән ирләрне алыштыра.Иң беренче тракторга якын килергә дә курка идем, дип сөйли иде ул, трактор минем өчен ниндидер бер сер булып тоела иде “.
Кифая апа югалып кала торганнардан булмый шул.Аның кулыннан зур эшләр килә икән .,кыенлыкларны читкә куеп, бөтен куркуны җиңеп.бары тик алга,тик алга дигән уйлар гына була яшь кыз баланың.Чөнки бердәнбер хыялы-дошманны тар-мар итүгә узенең өлешен кертү була.
Сугыштан соң авыр яраланып авылга әйләнеп кайткан Нурлыгаян Валиев белән матур оя корып, 9 балага гомер бүләк итәләр.Тату гаилә колхозда малчылыкта, басучылыкта хезмәтләрен салып, балаларына җил-яңгыр тидермичә карап үстереп олы тормыш юлына чыгаралар.Урнәкле гаилә карт көннәрендә балалары.оныклары тәрбиясендә булып ,дөньяга якты эз калдырып ,бакыйлыкка күчәләр.
Кадир Халиков

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей