Тырыш фермерның "уң кулы"
10 декабря 2021
Районда беренчеләрдән булып крестьян-фермер хуҗалыгы ачып үз эшен башлап җибәргән Геннадий Гыйльмаутдиновның хуҗалыгында бүгенге көндә эшләр ырамлы бара. Кыш көне атларны фермерның уң кулы булган Алексей Шаһиев карый. Бер сүз белән генә әйткәндә – авыл уңганы. Аның ярдәме белән биредә бик күп эшләр башкарыла. Маллар да караулы, ашлык та чистартылып салына һәм бөтен җирдә тәртип тә.