Тыл ветераны Әминә Тимергалиева

Тимергалиева Әминә Галинур кызы 1930 елның 1 маенда дөньяга килә .Сигез яшендә әтисе үлеп, ятим кала.Дәхшәтле сугыш башланганда бары унбер яшендә була .Бөтен ир -ат сугышка алынгач, колхозда барлык  эш хатын- кыз иңенә төшә . 1921 елгы олы абыйсы Тимерьян 1944 елда,  ә 1925 елгы гармунчы, жырчы бәләкәй абыйсы Сабир 1943 елда сугыш яланында башларын салалар.  Әминә, колхозда кайда кушсалар, шунда эшли .Торфыга да эләгә,торфы диюләре Свердловск өлкәсенең Мурзинка станциясендә урман кисәләр.Кайту белән, иртәнгә кадәр утырмага барып, носки - бияләй бәйләгәннәр  һәм фронтка жибәргәннәр .Иртән таң ату белән, колхозга эшкә чыкканнар.Алар шулай жиңу көнен житкреү өчен ач -ялангач булуларына карамастан, тырышып эшләгәннәр .Тылдагыларга күп вакыт яу кырындагыларга караганда да авыррак та булган әле. Шулай булуга  карамастан, авыл хатын - кызлары  түзгәннәр.

Рәхмәт сезгә, жиңү көнен якынайтканыгыз өчен!

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей