Коры җәйдә басуларны тир белән сугардылар!
Дүртөйле районының “Игенче” җәмгыятендә дә уңыш бәйрәме зурлап оештырылды. “Хезмәтенә күрә хөрмәте”, диләр бит, ә “Игенче”леләрнең ирешкән күрсәткечләре күпләргә үрнәк булырлык.
— Коры җәй безгә зур сынау булды, әлбәттә, — дип билгеләде чыгышында хуҗалыкның генеральный директоры Роберт Сәетов. — Үткән елгы уңышның быел яртысын гына җыйдык. Әмма, шуңа карамастан, көнне төнгә ялгап, үз-үзен аямый хезмәт салган басу батырларыбызга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Май башыннан көзгә кадәр бер тамчы яңгыр күрмәгән иген кырларыбызны алар хәләл тире белән сугарды, чәчүлекләр вакытында эшкәртелде, барлык технологияләр үтәлеп, ашлама кертелде, химик утау башкарылды. Игенчеләребезнең зур үҗәтлек, тырышлык белән эшләве нәтиҗәсез калмады: малларыбыз тук кышларлык азык, чәчү өчен орлык җитәрлек күләмдә тупланды.
Җәмгыять җитәкчесе билгеләвенчә, “Игенче”дә 32018 центнер ашлык җыеп алынган. Гектар көче 14,5 центнер тәшкил иткән. Малларга ашату өчен 105 центнер печән, 20891 центнер сенаж, 23834 центнер силос, 8500 центнер салам җитештерелгән. “Хәстәрлекле хуҗа маясыз яшәмәс”, диләр бит, “Игенче”леләрнең дә үткән елдан калган мал азыгы булып, алдагы кышлату чорына һәр баш малга исәплә-гәндә, 34 центнер азык берәмлеге тупланган.
Уңыш бәйрәменең кульминациясе, әлбәттә, сәхнә түрендә хезмәт алдынгыларын тантаналы шартларда бүләкләү булды.
— Авылдашларым — уңган, булдыклы кешеләр, — диде горурлык белән хуҗалык җитәкчесе. — Җәмгыятебезнең үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә югары күрсәткечләргә ирешеп эшләвенең төп сере шул. Быелгы йомгакларга килгәндә, хуҗалыкның алдынгы комбайнчылары Фәвәрис Әхмәтов — 10600, Александр Ерафеев 7100 центнер ашлык суктырып алды. Моннан тыш, алар мал азыгы хәзерләү кампаниясенә дә саллы өлеш кертте. Үзйөрешле “Чулпан” чапкычына идарә итүче Айдар Латыйпов 980 гектарда иген культураларын тезмәгә салды, 430 гектарда мал азыгы өчен күпьеллык үләннәрне чапты. Силос таптатып, сыйфатлы мал азыгы хәзерләүне тәэмин иткән механизаторларыбыз Рафаэль Хәнәфиев, Альфред Әбүбакиров, печән һәм саламны пресс-җыйгыч белән рулоннарга төргән Рифат Ибраһимов, Раил Ишморатов, аны эскертләгән Айдар Мостафинның да күрсәткечләре бары тик мактау сүзләренә лаек. Алдынгы шоферларыбыз Тәлбис Сәйфуллин, Илгиз Мөхәммәдиев, Фәвәрис Әхияров, Мирзанур Камалов ашлыкны басудан ындыр табагына югалтуларсыз ташыды. Уҗым культуралары өчен туфрак эшкәрткән Тимур Гәрәев, Сергей Варламов, сигезенче дистәсен вакласа да, эшен дәвам итүче МТМ мөдире Леонид Буклаев һәм башка алдынгыларга саллы премияләр тапшырабыз.
“Игенче”дә көндәлек табышны малчылык тармагыннан алалар. Агымдагы елның ун аенда 19 мең центнерга якын сөт җитештерелгән, һәр сыердан уртача савым 6345 килограмм күләмендә. Кояштан да иртәрәк торып, фермага ашыгучы савучылар Регина Камалова, Гөлнара Насртдинова, Рәмилә Фазлыева, таналар караучы Халисә Шәяхмәтова да бүләксез калмады.
Уңыш бәйрәменә Түбән Аташ авылы мәктәбе укучыларының әдәби-музыкаль композициясе ямь өстәде. Биредә шуны да билгеләп үтик: күптән түгел “Игенче” идарәсе мәктәп участогын зәвыклы тимер койма белән әйләндереп алган, капка эшләткән. Гомумән, хуҗалык җитәкчесе Роберт Шәехзадә улы — халык мәнфәгатьләрен хәстәрләп, туган авылын күркәмрәк итү өчен янып яшәүче шәхес. Урамнарда юлларны төзекләндерү, авыл көтүен “электр көтүчесе” белән тәэмин итү, зиратның йортын, капка-коймаларын яңарту кебек зур мәсьәләләрне хәл итү – нәкъ менә аның тырышлыгы, ныкышмалылыгы нәтиҗәсе, шуңа ул — авылдашларының ышанычын, ихтирамын күптән яулаган җитәкче.
Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Салават Ислакаев та “Игенче”леләрнең хезмәтен югары бәяләде.
— Сорт, техника, терлекчелек биналарын яңарту буенча эзмә-эзлекле, даими эш алып баручы “Игенче”нең киләчәктә дә район маягы булачагына ышанам! — диде ул.
Ә хуҗалык идарәсе бу көнне үзенең уңганнары өчен тагын бер күркәм бүләк әзерләгән иде: танылган җырчылар Зинира һәм Ризат Рамазановлар алар хозурына иң моңлы һәм дәртле җырларын башкарды.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Фото: М.Латыйпова