Кандракүлдә яшәүче якташыбыз ихатасында үзенчәлекле музей оештырган
67 яшьлек Раян Баһаутдиновның гомер буе җыйган күпсанлы ядкәрләре зур булмаган шәхси музейда тупланган. Алар моңа кадәр барысы да сарайда сак-ланган һәм үз сәгатен көткән.
Кредитка... музей
Пенсиягә чыккач, Баһаут-динов туплаган материалын тәртипкә салырга керешә. Аларны бар кеше дә карый алсын өчен ихатасында музей ачарга һәм ядкәрләрне шунда урнаштырырга карар итә. Хыялын тормышка ашыру өчен җыелган акчасы гына җитми, шуңа күрә ул кредит ала һәм үз куллары белән зур булмаган якты бина төзи.
Бар зирәклеген эшкә җигә, төзелештә хәтта дәү әтисе Хәсән төзегән келәт бүрәнәләрен дә куллана.
Раян Талбетдин улы аларны бина әйләнәсе буенча түшәмгә терәү итеп беркетә.
– Минем өчен зур әһәмияткә ия алар. Ата-бабалар рухын тергезү өчен эшләдем моны, – дип сөйли Баһаутдинов. – Бу эшкә алар истәлеген мәңгеләштерү өчен алынуым сер түгел. Шундук фикердәшләрем дә табылды: дуслыгыбыз мәктәп эскәмиясеннән дәвам иткән сыйныфташларым Фәсим Гашимов һәм Ирек Фәтхелисламов бу ниятемне тормышка ашырырга булышты. Музейны җиһазлауда да ярдәм күрсәтте алар.
Шәхси музейда төрле гасырга караган җиһазлар тәңгәл китереп урнаштырылган. Түшәм астында элмәк-сиртмәгә бала бишеге эленгән. Янәшәдә кулдан тукылган япмалы тимер карават, аның астында йомыркага утырган казның башы күренә. Чын түгел, бәйләм, әмма хас тере инде менә.
Шунда ук җеп эрләгеч һәм савыт-саба, картәтиләребез кулланган күпсанлы йорт кирәк-ярагы.
Уртада – Беренче дөнья һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан кандракүллеләр исемлеге. Эргәсендә бүген торак үзәге тарихын “язган” замандашларының фотолары. Сирәк ядкәрләр исәбендә – Бөек Ватан сугышы чорына караган тутыккан биш зарядлы карабин магазины, балчык савыт-саба ватыклары, иске агач арба.
Карт җылымын суга ташлаган...
Ядкәрләрнең төп өлешен балыкчы кирәк-ярагы (30лап бар) тәшкил итә. Аларга карап, балык кармак-лау тарихының үсешен күзалларга була. Байтагы туган якны өйрәнүчегә ата-бабасыннан калган, шул исәптән атасының сөрәкәсе. Калганнарын ул үзе ясаган. Барысы да эшкә яраклы. Шундук балыкка җыенырга һәм белгән-белмәгән борынгы ысуллар белән кармак салырга була.
Раян Талбетдин улы заманча кармакның борынгы “әбисен” күрсәтте. Аны да үзе ясаган. Дәү әтиләребезнең кармак җебе сыйфатында ат кылы кулланып, шуңа чүкелгән ыргак һәм калкавыч урынына каз каурые беркетеп, сабы тал чыбыгыннан ясалган кармак белән балык тотуын күз алдына китерү дә кыен. Туган якны өйрәнүченең игътибарын балыкчылыкка юнәлтүе юкка түгел. Аның сүзләре буенча, Кандракүлдә электән балык артеле булган, Гражданнар сугышы елларында кызыл армиячеләрне балык белән тәэмин иткән ул.
Соңыннан оешманы “Кызыл балыкчы” дип атаганнар.
Анда туган якны өйрәнүченең әтисе Талбетдин Рәзакъ улы берникадәр вакыт хезмәт салган.
– Күлдә бәртәс, алабуга, шамбы балыгы, чабак үрчегән, – ди Раян Талбетдин улы. – Балыкны тонналап тотканнар. Аның белән Кандра (ул вакытта Туймазыга кермәгән була ул) һәм Туймазы районнарын тәэмин иткәннәр. Ачлык елларында аны кәрзинләп, күрше торак биләмәләренә ташыганнар. Балык тоту кыш көне дә туктамаган. Моның өчен яр буенда урнаштырылган чыгыр кулланылган. Аңа җылымны беркеткәннәр, аны бер бәкегә төшереп, берничә йөз метр ераклыктагы икенчесенә кадәр сузганнар. Чыгырга – аны «баратка» дип атаганнар (бер атка, димәк) ат җиккәннәр. Ул механизмны әйләндереп, судан җылымны сөйрәп чыгарган.
Берне төзибез, икәү исәптә
Хикәятен дәвам итеп, Баһаутдинов безне ярга ук терәлеп торган ихата башына алып килде. Монда без шушы чыгырга тап булдык һәм, аның эшкә яраклылыгын сынап, җигелеп карадык хәтта.
Шунда ук яр буенда тагын бер корылма төзелә.
– Бу – балыкчы-крестьян йорты. Әмма аны җиренә җиткерәсе бар әле, – дип аңлатып китте экскурсовод. – Анда барысы да борынгыча – түбәсе кабыктан, стена янында эскәмия һәм ярты йортны биләгән борынгы мич булачак. Музейга килүчеләрне бабайлар ысулы буенча мичтә пешкән икмәк белән сыйларга хыялланам.
Бу гына да түгел әле. Кандракүл ярындагы үз биләмәсендә тынгысыз авыл кешесе артыш, гөлҗимеш, кара бөрлегән утырткан.
– Күлнең үсемлек һәм хайваннар дөньясын тергезергә кирәк, – моңа иманы камил аның. – Аерым биләмәдә булса да.
"Туймазы хәбәрләре"