Гомерләре буе безнең өчен үрнәк булдылар

Районыбыздагы Яңа Мортаза авылы сыйрыш елгасының урта агымы ярында урнашкан. Елганың авыл халкы биләгән сул ягында күз күреме иңләп бетерә алмаслык иген кырлары җәйрәп ята. авыл янындагы мул уңыш бирә торган басуларда иген үстерү – авыл халкының төп кәсебе. Изге җирдә, туган туфракта Гөрләп үсә алтын игеннәр. Гөлләр үсә, тезелеп җиләк пешә, Моң тибрәтә зифа каеннар. Менә шундый матур авылда туып үсә сугыш ветераны Шамил Мисбах улы Еникеев. 19411945 елларда Яңа Мортаза авылының 76 ир-егете Бөек Ватан сугышында катнаша. Аларның  51-е яу яланнарында һәлак була. 25 фронтовик туган илгә исән- сау әйләнеп кайта. Утлы сугыш елларын үткән яугир Шамил Мисбах улы Еникеев 1925 елның 5 гыйнварында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч, Иске Калмаш авылында җидееллык мәктәп тәмамлагач, колхозда эшли. Илдә сугыш башлангач, аны Уфага ФЗО мәктәбенә укырга җибәрәләр. Шамилнең әтисе Мисбах Мифтах улы Еникеев 1902 елда туган. Ул Бөек Ватан сугышына 1941 августында китә һәм 1943 елның ноябрендә хәбәрсез югала. Әнисе бу югалтуны бик авыр кичерә, үзе вафат булганчы ирен көтә. Улы Шамилгә да әтисенең кайда җирләнгәнен булса да белергә тырышырга куша. 1943 елның 19 февралендә Уфа шәһәренең Молотов районы хәрби комиссариаты аны хәрби хезмәткә чакыра. “Мин фронтка китәм, әни.Ышан, мин әтиемне эзләп табармын, зур яуларда җиңеп кайтырбыз”, – дип әнисен юатып, ант итеп китә Шамил фашистларга каршы алышка. “Бер йортны да читләтмәде кайгы, Басып алды чиксез хәсрәт. Ил сакларга китте кыю ирләр, Әниләре, туганнары калды хәлсерәп…” Бу шигырь юллары нәкъ безнең нәнәй өчен язылган кебек. Ул 296нчы укчы полкы составында немец-фашист илбасарларына каршы авыр сугышларда катнаша. 1944 елның 21 июнендә Свирь елгасы аша беренче булып чыгып, ике фашист солдатын үтереп, иптәшләрен коткара. Бу батырлыгы өчен СССР Югары Президумы Советы Указы нигезендә “Каһарманлык өчен” ( “За отвагу”) медале белән бүләкләнә. Алда язып үтелгән көнне барган каты алышта авыр яралана әтиебез. Аны хәтта инде һәлак булган, дип уйлыйлар. Әмма кешенең гомере тәмамланмаган, дөньялыкта  җыяр ризыгы бетмәгән булса, сугышта да могҗизага тиң вакыйгалар буладыр, мөгаен. Аны якташыбыз, Чакмагыш районы кешесе күреп калып, танып ала һәм госпитальгә җибәрүне хәстәрләп, әтиебезнең гомерен саклап кала. Ни кызганыч, без аның исемен белә алмадык, әмма күңелебез белән гомеребез буена рәхмәтле булып яшибез. Шушы авыр җәрәхәтеннән әтиебез 1945 елның гыйнварына кадәр 1488 санлы госпитальдә дәвалана. Аягындагы ярасы берникадәр уңалып савыккач, 19 нчы аерым төзелеш батальонында  1945 елның сентябренә кадәр слесарь булып йөри. 1945 елның җәендә ул хезмәт иткән полк Ерак Көнчыгышка озатыла. Шушы елның 9 августыннан  3 сентябренә кадәр япон гаскәрләренә каршы сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. Шамил Мисбах улы бу сугышта кабаттан яралана һәм сентябрь аеннан 324 санлы гарнизон госпиталендә дәвалана. Сәламәтлеге торышы буенча 1946 елның  2 апрелендә запаска чыгарыла. Аның сугышчан батырлыклары “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен”, Бөек Җиңүнең, СССР Кораллы Көчләренең юбилей медальләре белән билгеләнә. Күрмәгәнгә күрсәтмәсен генә, Газаплары яуның булды күп. Ятып калган яудаш дуслар, Хәбәрсез югалган әти истә чакта Без батыр дип уйлау гөнаһ күк. Бу шигырь юллары әтисен хәбәрсез югалткан, ләкин бер кайчан да мин батыр, дип мактанмаган әтием сүзләре кебек яңгырый. Туган авылына кайткач, “Кызыл Октябрь” колхозында электрик булып эшли. Берникадәр вакыт атлар да карый. 1947 елда Шамил Ташкалмаш авылы кызы Мәскүрәгә өйләнә. Мәскүрә 1942 елның башында Иске Калмаш авылында комбайнчылар курсында укый. Биш ел дәвамында шушы һөнәр буенча эшләп, басу эшләрендә, иген җыюда катнаша ул. Тырыш хезмәте өчен “За доблестный труд” медале белән бүләкләнә. Ватан сугышы башлангач, Мәскүрәнең дә әтисе фронтка китә.
Озак та үтми, ул каты яраланып кайта һәм өч ай гына яшәп, вафат була. Хатыны Мөнәвәрә җиде бала белән тол кала. Мәскүрәнең комбайнчы булып эшләве жиде баланың тамагын туйдырырга мөмкинлек бирә, ачлыктан саклап кала. Әти-әниебез Шамил белән Мәскүрә – Бөек Җиңүне тизләтү өчен зур өлеш керткән ветераннар. Алар дүрт бала – өч кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Аларның һәркайсы тормышта үз урыннарын тапты. Ике кызлары Уфада табибә булып эшли. Тәүге сеңлемнең медицина университетын тәмамлап, диплом алып кайткач, әтиебезнең шулкадәр дә нык итеп сөенгәне әле дә күз алдыбызда. Сугыштан кайтканнан соң әнисен ялгыз калдырмыйм, аңа ярдәм итәм дип авылда калган, гомере буе гади колхозчы булып эшләгән әтиебезнең: “Минем кызым да врач булды бит!” – дип сөенечле күз яшьләре аша горурланып әйткәне әле дә һич хәтерләрдән җуелырлык түгел. Энем авиация институтын тәмамлап, Благовещен арматура заводында озак еллар инженер булып эшләп хаклы ялга чыкты. Мин үзем авыл хужалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлап, гомерем буена үз һөнәрем буенча эшләдем. Барыбызның да гаиләлә-ребез бар, балалар үстердек. Әти-әниебезнең оныклары аларның тормыш һәм хезмәт юлы турында белеп, картәтиләренәнәйләре белән горурланып үстеләр. Әлеге көндә бер оныгының медицина университетында студентларга белем бирүен, табибларны әзерли торган югары уку йортында укытучы булып эшләвен дә күрсә-белсә, ничек сөенер иде бүгенге көндә әтиебез! Үкенечкә каршы, аның гомере кыска булды: ул авыр чир белән көрәшеп, 1984 елда 59 яшендә дөнья куйды. Әниебез 93 яшенә кадәр арабызда булды, 2017 елда бакыйлыкка күчте. Алар турындагы якты истәлек күңелләребездән беркайчан да җуелмый. Без гомеребез буе аларга лаеклы, безнең өчен күңелләре тыныч булырлык итеп яшәргә тырыштык. Әле дә бик еш кына аларның әйткән сүзләрен, киңәшләрен искә алабыз. Яңа Мортаза – бик тә уңган, булдыклы, Ватанына тугры, туган җирен яратучы, аның белән горурланучы халык яши торган авылларның берсе. Әти-әниебез Шамил һәм Мәскүрә Еникеевлар- ның да тормыш юлларын булдыклы кешеләр, күпләргә үрнәк булырлык кешеләр юлы, дип әйтер идем мин.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей