СУГЫШ НИ ДӘ, ВИРУС НИ... ИКМӘК ЧӘЧӘРГӘ КИРӘК

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кагылмый

Бөтен ил халкы үз-үзеңне изоляцияләү режимында яшәгәндә, авыл хуҗалыгы тармагы гадәттәгечә эшен дәвам итә. Әмма хәзер эшкә барганда һәркемнең саклану битлеге һәм махсус рөхсәт кәгазе булырга тиеш – ул районда авыл хуҗалыгы тармагында мәшгуль кимендә 1300 кешегә тапшырылды.

Быел яз районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларына кимендә 40 гектар сабан ашлыгы чәчәргә кирәк.
Чәчүгә төшәргә күп калмады, шуңа күрә игенчеләр әзерлек эшләрен төгәлли: минерал ашламалар, агу-химикатлар, элита орлыгы кайтара, авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатларны ремонтлауны тәмамлый.
Кайбер хуҗалыклар агротехника чаралары үткәрү өчен басуларга чыккан да инде. "Нерал-Матрикс" хуҗалыгында минерал ашлама кертәләр һәм дым кап-латалар. «ТуймазыАгрогриб», «Зекура» хуҗалыкларында һәм «Үзәк» МТСының Туймазыдагы «Колос» филиалында уҗым ашлыгын минерал ашламалар белән тук-ландыралар. Бу чара ашлык сыйфатын яхшыртачак, үсентеләрнең шытып чыгышын тизләтәчәк.
«Колос» филиалында бу эш өчен былтыр сатып алынган үзйөрешле «Томан» сиптергеч-тараткычы кулланыла. Машина 38 метр киңлектәге җиргә ашлама сиптерә. Техника авыр түгел, туфракның уңдырышлы катламына артык зыян салмый. 1700 гектар уҗым арышы һәм бодаеның кимендә 200 гектары ашланган. Соңрак, җир кипкәч һәм уҗым культуралары шытымнары ныгып үсеп киткәч, «Томан»га башка агротехника да өстәләчәк.
Уҗымнарны ашлау белән беррәттән филиалда дым каплату эше дә бара.
– Туфрак әлегә дымлы, техника басуларда тиешле күләмдә эш башкара алмый, – дип сөйли филиал җитәкчесе Альмир Гыймаев. – Дым каплату өчен калкулыклардагы басуларны сайлыйбыз. Күмәкләп башкаруга соңрак төшәчәкбез.
Предприятиенең калган авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатлары цехларда үз чиратын көтә. Аларны чәчүгә әзерләү белән өч ремонт бригадасы шөгыльләнә.
Тоташ район буенча язгы чәчү эшләренә 220 трактор, 22 чәчү комплексы һәм 114 чәчкеч, 120 культивация һәм тырмалау агрегаты җәлеп ителәчәк.

 

Туймазы хәбәрләре

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей