ЗЫЯНЛЫ ЕФӘК КОРТЫ

Бакчамдагы җимеш агачларында ниндидер сәер суалчаннар пәйда булды.

«Бакчамдагы җимеш агачларында ниндидер сәер суалчаннар пәйда булды. Алар ботаклардагы яфракларны ашый, аларны ниндидер сәер пәрәвез белән чорный. Бу афәткә каршы ничек көрәшергә икән? В. К.».

“Россельхозцентр”ның БРдагы филиалы белгече Лилия НУРЕТДИНОВА җавап бирә:
– Быел Башкортстанда чыннан да боҗралы ефәк күбәләге корты күп. Бу бөҗәк бала салыр алдыннан ефәк кузы үрә, исеме дә шуннан килеп чыккан. Корткыч, агач ботакларында пәрәвез үреп, зур оя (колония) белән яши. Ул бакча һәм парклардагы барлык роза чәчәклеләр семьялыгындагы җимеш агачлары һәм төшле культураларга, аеруча алмагач һәм слива агачына, шулай ук урман агачлары – имән, карама, каен, талга зыян сала.
Корттан арыну өчен җимеш агачлары чәчәк атканда һәм аннан соң аларга инсектицидлар сиптерергә кирәк. Вегетация чорында – «Липидоцид», кимендә 20 градус җылыда «Битоксибацилин» кулланырга ярый.
Ефәк корты үргән пәрәвезне, суалчаннары белән бергә җыеп алып, яндырырга, шулай ук зарарланган ботакларны кисәргә мөмкин. Кортларны үсемлеккә су сиптереп коеп төшереп була, аннары аларны җирдән җыеп алып, яндырырга кирәк. Нәтиҗәле чара – агач кәүсәсенә җилем сөртеп чыгу: үсемлеккә һөҗүм иткән бөҗәкләр, аларга бер эләксә, ычкына алмаячак.
Киләчәккә киңәшләр. Көз көне бакчагыздагы җимеш агачларын карап чыгыгыз. Ботакларда калын, спираль кебек боҗра рәвешендәге соры төстәге күкәйләр күрсәгез, аларны ботагы белән бергә кисеп алыгыз һәм яндырыгыз.
Ефәк кортын кошлар да юк итә. Биләмәгезгә канатлы дусларыбыз күбрәк килсен дисәгез, иртә яздан кош оялары элегез.
Бакчагызны үз иткән башка корткычлар буенча сорауларыгыз булса, «Россельхозцентр» филиа-лының Туймазы бүлегенә (телефоны: 8 (34782) 2-87-28) яисә филиалның үзенә, үсемлекләрне сак-лау бүлегенә (телефоны: 8 (347)-260-06-39) мөрәҗәгать итегез.

"Туймазы хәбәрләре"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей