ЗӘЙДУЛЛИННАРНЫҢ “ИТ АРИФМЕТИКАСЫ”

Илчембәттә яшәүче гаилә биш ел инде үгезләр үстереп сата

Илчембәт авыл советы халкы үзенең ярдәмче хуҗалыкларында төрледән-төрле авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә. Мәсәлән, Рөстәм Маннанов белән Илшат Вәлиев – кәбестә, Рубис Маннанов бакча җиләге үстерә, ихата саен диярлек каз үрчетәләр. Биләмәдә иткә токымлы үгез ас-раучылар да байтак. Чөнки даими сатып алучылар яшәгән Туймазы шәһәре эргәдә генә.

Сыер малы үстерү алдынгылары исәбендә – Илнур Ашикбаев, Хәдис Маннанов, Илнур Шәрипов, Илшат Кашапов, Фирдәвес Зәйдуллин.
Гөлчәчәк белән Фирдәвес Зәйдуллиннар гомер буе Илчембәт авылында яшәгән. Ата-бабалары да биредә көн күргән: Фирдәвес Миргасим улының бүгенге бакча урынында бабаларының йорты булган.
Ир белән хатын беркайчан да шәһәргә китәргә атлыкмаган, югыйсә Туймазыга – бер атлыйсы. Авылдан эшкә була гына чыгып киткәннәр. Гаилә башлыгы пенсиягә чыккач исә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә ныклап тотынганнар: сыер малы өчен абзар төзегәннәр, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алганнар.
Шушы көннәрдә гаилә кимендә ун баш симертелгән башмакны сатуга тапшырган. Аранда ике үгез, бозавы белән сыер гына калган.
– Миңа шулай кулайрак, сату-алуга вакыт сарыф итәсе юк, – ди Фирдәвес Миргасим улы. – Бер килограммын 300 сумнан тапшырам. Бер үгездән кимендә 150 килограмм ит чыга. Нәтиҗәдә саллы акча керә.
Шушы аз сүзле әңгәмәбез артында – Зәйдуллиннар гаиләсенең ел әйләнәсенә салган хезмәте. Чынбарлыкта “саллы керем” – киеренке физик хезмәт нәтиҗәсе ул. Чөнки, башкадан кала, соң килгән көз һәм кышка, иртә язга җитәрлек күләмдә мал азыгы хәстәрләү зарур.
Биш ел эшләү дәверендә Зәйдуллиннар мал азыгы әзерләү өчен техниканың бар төрен дә сатып алган: ихатада трактор тора, сарайда печән әзерләү өчен пресс һәм сабан саклана.
Ир белән хатын бакчасында төрле яшелчә үстерә – бу патшалыкта Гөлчәчәк Гайфулла кызы хакимлек итә. Ул инде ике дистә еллап инвалид-бала тәрбияли, шул ук вакытта бакча, вак-төяк малны карарга, ихатага ямь кертергә дә өлгерә. Кош-корт үстерү, аның сүзләренә караганда, җанына сихәт.
– Хәзер күпләр чыккан чебеш сатып ала. Ә мин кошчыкларны инкубаторда үземнең тавыклар салган йомыркадан чыгарам, – ди Зәйдуллина. – Карагыз әле, ихатада нинди купшы тавык-лар һәм әтәч йөри. Күз явын алырлык! Авылда эш күп, әлбәттә, таң әтәчләре белән торып, караңгы төшкәнче бөтереләсең. Аның каравы, нәтиҗәсе бар.
Авылдашлары бу гаиләне тырышлыгы, ачыклыгы, үз баласы өчен көрәшүе өчен ихтирам итә.
– Гади алар, – ди күршеләре. – Ихатларында тырышып эшләүләре дә баю өчен түгел, эшсез бер көн дә торалмаганга. Алар җирнең чын тозы.

"Туймазы хәбәрләре"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей