ЗУР ҖАВАПЛЫЛЫК ТОЕП

Районыбыздагы Тукай авылындагы 3266 санлы сайлау участогына килүчеләрне бинага кергәнче үк дәртле көй-моңнар сәламли. Биредә Тукай һәм Николаевка авылларында яшәүче 101 сайлаучы муниципаль район Советына үзләре лаеклы дип исәпләгән кандидат өчен тавыш бирә. Сайлауларның тәүге ике көнендә аларның өчтән бер өлеше бу конституцион хокукын тормышка ашырып өлгергән дә инде. 13 сентябрьдәге Бердәм сайлау көнендә иртәнге сәгатьләрдә исемлектәге сайлаучыларның байтагы үз хокукын гамәлгә ашырган. Иң тәүгеләрдән булып сайлауда катнашу өчен өлкән яшьтәге Хәүлә апа Ихсанова килгән. Ике авылда гомер итүче уннан артык сайлаучының үтенече буенча комиссия әгъзалары аларның йортларына барып, лаеклы кандидат өчен тавыш бирү процедурасын урыннарда үткәрә. Комиссия рәисе Фиргать Тәлгать улы Батыршин, аның урынбасары Миләүшә Тәлгать кызы Усманова, секретарь Гөлшан Фәхрәддин кызы Иманголова, комиссия әгъзалары Чулпан Линер кызы Галимова һәм Эльмира Нәүфәт кызы Ихсанова пандемиягә бәйле югары әзерлек шартларында үткән бу сайлауларны вируска каршы барлык хәвефсезлек чараларын катгый үтәп башкарырга омтыла.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей