Зөфәр Гарипов – тәҗрибәле умартачы (Бураевский район)

Кузбай авылында яшәүче Зөфәр гарипов гомере буена диярлек умартачылык белән шөгыльләнә. Ул тәҗрибәсе белән уртаклаша. Умартачыларның кызу эш вакыты башланды. Мин үзем 30 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнәм. Шушы дәвер эчендә ялгышкан чаклар да, яхшы гына уңышлы еллар да булды. Бал кортларының аеру вакыты җитте. Күчләрне тоту, умарталарга утырткач саклау тәҗрибәм белән уртаклашасым килә. Бал корты күчләрен җайлы итеп тубалга сарытыр өчен умарталар арасына берничә икешәр метрлы нечкәрәк баганалар утыртып, шуңа тубаллар куярга җайлап куям. Бу инде бал корты күчләре агачларга сарымасын, ә тубалга гына сарысын өчен эшләнә.Умарталарның  авызы (леток) кайсы якка карый, тубалларның авызы да мотлак шул якка карарга тиеш. Умарталыкта һәр елны корт үләне (“котовник кошачий”) үсә. Яфраклары кычытканга охшаган, бик исле үлән. Кортлар аера башлау белән шул үләнне өзеп тубалның эченә дә, тышына да сөртәсең. Исе яхшырак таралсын өчен тубал алдында үләнне әвәләп торам. Күч тубалга сарый.  Тубалда корт күче тыныч утыра икән, анасы (маткасы) бар дигән сүз. Андый тыныч күчләрне әзер умартага сөзми генә өстән салам. Көчсезрәк умарталарга корт күчен  икегә бүлеп бирәм. Аның өчен астан кугыч кулланам. Ул бик җайлы, төп умартадагы кортларны борчымый гына аскы авыздан куам. Соңгы ике елда умартага япкан күч эшләп киткәч, бал җыю башлангач аерып киткән очраклар булды. Бу вакытта корт күчләренең аеруы кирәкми бит. Шуңа аскы авызга беркетелә торган маткоуловительне беркетеп куям. Кортлар аерса да, аналары тоткычта кала, кортлар умартага кире кайта. Кичкырын уловительдән ананы алып маточникка утыртып, умартага рамнар өстенә куясың. Матка кирәк чакта кулланам. Аерырга вакыты җиткән умарталар булып, каядыр чыгып китәргә туры килсә дә, җайлы бу ысул.

 

Умарта кортының авырулары. Химик агулану умарта кортларында минерал ашламалар белән агуланудан килеп чыга. Агуланган умарта кортлары ярсыналар, ә аннары, агу көчле булса, кырда ук, яки  умарта оясында, очып чыгу тишеге янында, умарталыкта һәлак булалар.

Кыш көне корт гаиләләре, серкә белән кергән агу калдыклары булган азыкны ашаганда ярсынып гөжлиләр, хәлсезләнәләр, йогышлы эч китү, черек авырулары белән гадәттәгедән катырак авырыйлар һәм иреккә чыгарганнан соң әкрен үсәләр.

Умарта кортларының агулануын булдырмау-оештыру чараларыннан (үсемлекләрне эшкәртүне алдан ниятләштерү һәм шул эшләр хакында халыкка хәбәр итү); авыл хуҗалыгы үсемлекләрен эшкәртү чараларыннан (кортларны үзләренә тартучы баллы үсемлек чәчүлекләре, агулар белән эшкәртү урынында чәчәк атучы чүп үләннәрне бетерү, чәчүлекләрнең бертөрлелеге); махсус чаралардан (умарталыкларны, кырларны эшкәртү урыннарыннан 5-7 чакрым ераклыкта урнашкан хәвефсез районнарга күчерү, кортларның умарта ояларыннан очып чыгуларын булдырмау).

Зарарланган корт гаиләләре ояларыннан агулы катнашмалары булган кәрәзләрне алалар, аларны шикәр ширбәте белән тукландыралар.

Яфрак балының сыйфаты аны кортлар җыя торган үсемлекләрнең төре һәм аларда агулы матдәләр бүлеп чыгара торган кайбер  микроб һәм гөмбәчекләр булуга бәйле. Яфрак балыннан агулану олы умарта  кортларында ашказан авыруы барлыкка китерә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей