ҖЫРЛАДЫК, ЧАНА ШУДЫК, АРКАН ТАРТЫШТЫК

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә Бишкурай авылында бик матур бәйрәм үтте. Авыл советы бинасы каршында самавырлар куеп, табын әзерләнде. Авылның уңган апалары, киленнәре тәекмәген, өчпочмагын, чәкчәген пешереп алып килгән иде

Бишкурай мәдәният йорты җитәкчесе Лида Закирова чараны ачып җибәреп, авылдашларыбызны бәйрәм белән котлады. Әфганстанда, Чечняда хезмәт иткән егетләрнең исемнәрен телгә алды. Георгий тәресе белән бүләкләнгән егетебез Артур Гыйльмиәхмәтов ир-егетләрне бәйрәм белән котлап, тыныч күк йөзе теләде. Аннары Бишкурай авыл советы биләмәсе башлыгы Светлана Мөхәмәтьярова, авыл халкы тарафыннан күптән түгел Бишкурай авылы старостасы итеп сайлап куелган Факил Латыйпов сүз алды.

Рәсми өлештән соң Факил Әнвәр улы бәйрәмгә төшкән егетләр белән бергәләп “Через две зимы, через две весны” җырын башкарды. Кызлар да җавапсыз калмады: бәйрәм уңаеннан егетләргә җыр бүләк итте.

Физкультура укытучысы Роберт Диникәев җитәкчелегендә ярыш-уеннар үтте. Чанада да шудылар, аркан тартыштылар, мәргәнлектә узыштылар. Җиңүчеләргә, ярышларда чәмле катнашучыларга бүләкләр өләшкәч, бергәләп чәй эчтеләр. Афәрин!

Туймазы хәбәрләре

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей