Җырдай узган гомерләр

        Безнең Мәмәдәл авылының 300 елдан артык тарихы бар. Шушы вакыт эчендә ул заманында тирә-якка, республикага, илгә исемнәре танылган бик күп шәхесләргә гомер биргән. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Бу исемлектә соңгы ярты гасырда урындагы хуҗалык данын күтәргән, авылның үсешендә, анда гомер итүчеләрнең яшәешендә үз хезмәте белән матур эз калдырган әтиебез, аның гомерлек “тылы” булган газиз әниебезнең дә булуы аеруча горурлык өсти. Әтиебез Рамил Әгъләм улы белән сөекле әниебез Илүсә Наҗар кызының бергә гомер итүләренә бу көннәрдә 60 ел тула.

          Әтинең урындагы колхоздагы хезмәт стажы 70 елга якынлаша. Җәй көне кадерлебезнең 80 яшен бәйрәм итәргә әзерләнәбез. Үсмер чагында өлкәннәргә ияреп, төрле эштә көчен сынаса, һөнәр алып, техникада үзаллы эшли башлагач, әтине авыл бригадиры итеп сайлыйлар. 35 ел тарта ул шушы җаваплы йөкне. Әле дә районның элекке “Ленин байрагы” гәзитенең саргаеп барган битләрен актарганда, “Фәррахов җитәкләгән Мәмәдәл бригадасы районда алдынгылар сафында бара” дигән мактау сүзләрен укып горурлык хисләре кичерәбез.Без, балалары да, инде иллене уздык, алтмышка җитәбез. Шулай булса да әтинең авылда дәртләнеп, башкаларда хезмәт очкыны кабызып, һәр тармакта эшне үрнәкле оештыруын күрә идек. Элек бригадир вазыйфасы, ничектер, хуҗалык җитәкчесе яисә милиция хезмәткәре исеменнән дә абруйлырак кебек иде. Чөнки авылда кешеләр хуҗалык проблемалары белән генә түгел, шәхси тормышындагы кискен хәлләрдә дә ярдәм сорап, мәсьәләнең уңай хәл ителәсенә өмет итеп, бригадирга килә торган иде.

          Әтиебез халыкка гына түгел, гаиләдә дә, балаларына да бик таләпчән булды. Ул шушы сыйфаты белән безне йөкләтелгән эшне намус белән башкарырга, җаваплылык тоярга, кешеләргә игелекле булырга өйрәтте. “Бригадир балалары” булу безгә башка егет-кызлар янәшәсендә иркенлеккә түгел, ә үз-үзебезгә барлык яклап та тәртиплерәк булуны йөкләтә кебек иде.

          Әти бригадир “дилбегәсен” 1966 елда кабул иткән. Сиксәненче еллар уртасына кадәр Мәмәдәл бригадасы районда сарыкчылык фермасы белән дан тотты. Сыер малы, атлар да күп асралды шушы чорларда.

          — Ул вакытларда авыл бүгенге кебек сүнеп бармый иде, — дип хәтерли әтиебез. — Ун тракторыбыз гына бар иде, аларны икешәр механизатор хез­мәтләндерде. Терлекчелектә эшләүчеләр саны утыздан арта иде. Авылда эш көчендәге 50-60 кеше белән басуларда мул уңыш үстердек, сарык асрадык. Яшелчәчелектә, бакчачылыкта хезмәт салган хатын-кызлар байтак иде. Сарыклар санын ике мең ярым баштан арттырып, районда алдынгы фермалар исемлегеннән төшмәдек. Әгәр яшьлегемә кире кайту мөмкинлеге булса, әлбәттә, авылдашларым белән көнне төнгә ялгап, авылыбыз матурлансын, кешеләр иркенрәк тормыш көтсен дип тырышкан вакытларга кайтыр идем...

          Әтинең бригадир булып эшләгән еллары чирек гасырдан күпкә арта. Лаеклы ялга чыккач та ул бу вазыйфаны өч ел башкарды. Шунысы да бар: башка авыл бригадирлары мотоцикл, машина белән йөргәндә әти әллә ничәмә еллар бергә “авыл йөген” тарткан атын ташламады. Аты да хуҗасына бик тугры булды. “Өйдә әниегез таяныч, терәк булса, авыл урамына чыккач атыма ышанам”, — дип әйтә иде әти еш кына.

          Авылдашлар да куәтләр: Мәмәдәл халкы тирә-якта беренчеләрдән булып табигый газга ия булды, суүткәргеч салынды. Ә авылның 280 еллыгына әзерләнгәндә урамнарга асфальт салу мәсьәләсе белән югарыдагы түрәләрнең ишекләрен ачып керде ул. Усаллыгы да булгандыр, хуҗаларның сүзен екмыйча, үз фикеренә ышандыра да белә иде ул. Авыл халкының асфальт түшәлгән урамнардан йөри башлавына да чирек гасырлап вакыт узган.

          Ул һаман да тынгысыз. Авылның бүгенгесе, киләчәге өчен борчылып яши. “Эх, элекке атым булсамы, Мәмәдәл проблемаларын аңлатыр өчен әллә кайларга барып җитәр идем”, — дигән чаклары да була.

          — Бригадир булсам, бүген авыл клубының да ишекләре ябылмас иде, халык та икмәк-сөткә күрше авыл кибетенә йөрмәс иде, — ди. Әлбәттә, аларны бригадир “чыбыркысы” яки сүзе белән генә хәл итеп булмасын үзе дә аңлый. Акчага бәйле булганнары да бар. Аерым җаваплы кешеләрнең битарафлыгы сәбәпче булганы да аз түгел.

          Әйе, әтиебез озын гомер юлында намуслы хезмәте өчен бик күп бүләкләргә, мактаулы исемнәргә лаек булды. Әмма ул медаль тагып, капка төбендә утырырдай ветеран түгел. Җәйләрен балалары, оныклары белән мал азыгы хәзерли. Кулына чалгы эләксә, артыннан җитәрмен димә. Аллаһка шөкер, һаман да ихата күркен элеккечә сүндермичә сакларга тырышалар. Маллары да ишле, кош-кортлары да бихисап.

          Әниебез Илүсә Наҗар кызы бик яшьли килен булып төшә. Гаилә корырдай яше җитмәгәч, авыл Советы белән килешеп, документларын да үзгәрттерә әти. Инде менә 60 ел бергә гомер кичерәләр. Бриллиант туйларын да парлы булып, саулык-сәламәтлектә каршы алуларына сөенеп туя алмыйбыз.

          Мин — кызлары — Мәмәдәлнең югары очында яшим, энем Роберт — Дүртөйледә. Туган йортка киләсебезне хәбәр итсәк, капка төбенә кадәр үк икәүләп чыгып каршы алалар. Балалар өчен дә, әти-әнигә дә моннан да зур бәхет бармы соң?

          — Яшем дә аз гына җитми иде, әти-әни авылның иң шәп егете сорап килсә дә, тиз генә фатыйхасын бирергә ашыкмады, — дип сөйли әниебез. — Ә өйләнешкәч, бик канәгать булдылар. Бер-береңне хөрмәт итеп, аңлашып яшәгәндә генә гаилә озын гомерле була...

          Авылда өлкәннәрдән еш кына “Фәрраховларның гаилә ансамбле заманында авылны “дер селкетә” иде” дигән истәлекләрен ишеткәнем бар иде. Үзләреннән сөйләтеп булмады. Гомер йомгагын оныклары белән сүткәндә генә аларның элек авылда клуб “хуҗалары” булуын ишеттек. Икесе дә моңлы итеп әле дә җырлый. Ә яшьлекләрендә Мәмәдәлнең борынгы агач иске клубында яшь-җилкенчәк биегәннән соң тузан идәнгә кунып өлгерми иде, дип сөйлиләр.

          Әти әле дә гармунда уйный. Элек авылда аш-су мәҗлесләре еш була торган иде. Аларның берәрсе безнең әти-әни җырыннан башка узды микән?

Әни балаларын тәүфыйклы итеп тәрбияләп үстерергә дә вакыт тапкан. Аның хезмәт кенәгәсендә тавык һәм сарык фермаларында, хуҗалыктагы башка эшләрдәге намуслы хезмәте өчен мактау сүзләре аз түгел. Басу эшләре җиткәндә әни аш-су остасы булды. Әзерләгән ризыгын да күңел җылысын салып тәкъдим итә белә ул.

          Газизебезнең тагын бер саваплы сыйфаты бар. Авыр чир газабы кичергәндә авылда һәрвакыт әниебезне чакыралар. Ходай ярдәме белән әллә күпме кешеләрнең гомерләрен озынайтырга булышлык итте ул!

Һәм бүген, газизләребезнең бриллиант туйларын бәйрәм иткәндә, без икесенә дә тигез гомер, сәламәтлектә яшәүләрен телибез. Озак еллар буе без тагын да әти-әни йортына, аларның имин булып яшәүләренә куанып килергә телибез. Алар — һәрвакыт безнең өчен олы җанлы, киң күңелле кешеләр, таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү маягыбыз.

          Әти-әниләребезнең туган йортта янган утларны сүндермичә, ихата капкаларын бикләнүдән саклап, тагын да безне шатландырып яшәүләрен теләр идек.

          Иң изге теләкләр белән, балалары: Рида — Әзһәр, Роберт — Зилә, оныклары — Илвир, Регина һәм Раушан. «Кызыл таң» гәзите, Дүртөйле районы.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей