“ҖЫР-МОҢНАРЫБЫЗ ТЫРЫШ ХЕЗМӘТКӘ ДӘРТЛӘНДЕРСЕН...”

Район хуҗалыклары басуларында техника тавышы тынып тормый. Әле – эшнең иң кызган мәле. Авыл эшчәннәренең көтеп алган, көне ел туйдыра, сәгате айларны хәл итә торган бу чорда барлык басу эшләре берьюлы диярлек алып барыла. Хуҗалыкларда мал азыгы хәзерләү тулы куәттә бара. Районыбызның берничә кооперативында инде уракка да төштеләр. Гадәттәгечә, басу эшләре вакытында район мәдәният йортының Гөлназ Сәлимова җитәкчелегендәге “Чаткылар” агиткультбригадасы басу эшчәннәре янында булып, төшке аш вакытында аларны бер- никадәр ял иттерә һәм җыр-моңнар белән хезмәт уңышларына дәртләндерә. Совет чорыннан ук килгән бу күркәм традиция бүген көнүзәк булып калуын дәвам итә. Иҗади коллектив җитәкчесе Гөлназ Флүр кызы бу хакта: “Традиция буенча, быел да “Чаткылар” агитбригадасы әгъзалары белән үзебезнең эшебезне башлап җибәрдек. Хәерле сәгатьләрдә булсын, дибез. Без язын-көзен ялан батырларына төшке мәдәни ял бүләк итеп, аларның эшләренә дәрт биреп, туган моңнарыбызны яңгыратабыз. Озакламый шушы кырларда кызу урак өсте башланачак. Без инде үзебезнең “Чаткылар” бригадасы белән быелгы урып-җыю чорында дәртле җыр-биюләр белән илебез табыны муллыгын хәләл көче белән булдырган якташ игенчеләрне сөендерербез, дигән теләктә калабыз. Иң мөһиме – табигать шартлары гына яхшы килеп, зур көч салып үстерелгән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга булышлык итсен. Ялан-кырларда хезмәт салучы игенчеләребез арымый, техникалары ватылмый эшләсен. Уңышны мөмкин кадәр тиз арада җыеп алып, келәтләргә салырга насыйп булсын!” “Чаткылар” агитбригадасының быелгы чыгышы “Герой” хуҗалыгының “Президент (!) басуы”ннан башланды. Мондагы 141 гектар мәйданда үстерелгән уҗым бодае һәм арпа сенажга, кооперативның терлекчелек фермасы янындагы базларга кышкы саклауга салына. Гомумән алганда, безнең иҗади бригада барган 21 июль көненә кооперативта 8584 тонна сенаж (пландагының 55 проценты күләмендә) базланган, 519 тонна печән хәзерләнгән иде. Әлеге үзенчәлекле исемле басуда үскән бөртеклеләрне “Маг-Дон”комбайнына идарә итүче Илвир Рәхимов белән “Полесье” штурвалы артында Рим Хәбибуллин чабып, тезмәләргә салган. Куәтле “Ягуар- Клаас”ларны “иярләгән” Әсләм Әһәдуллин белән Ранис Миңнеханов җыеп-ваклап, сенаж массасын базларга ташучы йөк машиналарына төяп озата. “КамАЗ” водительләре Хәдис Миһранов, Нәгыйм Җиһаншин, Азамат Батыев, Руслан Якупов, Илдар Хәлиуллин, Ирек Исхаков һәм “Т-150” тракторына идарә итүче Ринат Шәйхетдинов әз генә дә өзеклекләргә, туктап торуларга да юл куймыйча, вакланган массаны бу мал азыгын саклау урынына ташыйлар. Басудан китерелгән сенажны Тәлгать Яхин, Ленар Хәбибуллин, Илдус Мөлеков базга тыгызлап тутыра. Басуда без озак еллар хуҗалыкта гомерләре буе намуслы эшләгән, хезмәт чоры берничә дис- тә еллар белән исәпләнгән тәҗрибәле водительләр Хәдис Миһранов, Нәгыйм Җиһаншинны, Ән- фәл Хәлиуллинны да очраттык. Хаклы ялда булсалар да, алар кызу эш чорында колхозга ярдәмгә килә. Ринат Шәйхетдиновның да механизаторлык стажы өч дистә елдан артык. Хәрби хезмәткә киткәнче туган авылында эшли башлаган, солдат хезмәте вакытын тутырып кайткач та чит жирләргә чыгып китми, бар гомерен һәм  тырыш хезмәтен туган жирләренә багышлый ул. “Техника яңа, яхшы торышта булгач, эшнең авырлыгы сизелми”, – диләр “тимер ат”ны йөгәнләгән ир-узаманнар. Әсләм Әһәдуллин исә “Герой” хуҗалыгына Яңа Балтач авылыннан килеп эшләп йөри. “ Авыл хуҗалыгында 20 яшьтән эшлим. Бу “Ягуар” комбайнында дүрт җәй урып-җыю эшләрендә катнаштым. “Белорус” тракторында да эшләдем. Техника яхшы, хезмәт хакы да зарланырлык түгел. Бу басуда ике комбайн эшли, мондагы эшне озакка сузмый, тиз арада бетерербез, дип уйлыйбыз”, – ди ул. Биредәге яшьләр дә сынатмый, өлкән остазлары үрнәгендә эшләр- гә омтыла. Күп урыннарда яшь ме- ханизатор кадрларның, водительләрнең җитмәвен, кызу эш чорында техникада эшләргә кеше таба алмауларын исәпкә алганда, бу хуҗалыкта яшьләрнең байтак булуы сөендерә. Бу үз чиратында хуҗалык җитәкчеләренең эшче кадрларны җәлеп итә, аларга авылда калырлык уңайлы яшәү һәм эш шартлары тәэмин итә белүенә бәйле, дип исәплибез. Хуҗалыкның барлык тармакларында эшләр көйле оештырылган, тиешле белгечләр үз урынында һәм үз эшен ныклы белеп башкарган бу кооперативта басуда эшләгән техниканың да яңа булуы тәү караштан үк күзгә ташлана. Кем әйтмешли, “үзе үк җырлап эшләгән”, атлаган саен ватылып җан кыйнамый торган автомашина-комбайннарда югары хезмәт уңышларына да ирешеп була, ә бү исә үз чиратында хезмәт хакында да чагылыш тапмый калмый. Якты кояш нурлары, аяз көннәре белән сөендергән, кырларда игеннәр күкрәп үскән, уңышы да горурланырлык булган һәм эшләр гөрләп барган чакта күңел үзе җырлап тора. “Чаткылар” бригадасының сәхнә осталары, шу- шы сөенечле мизгелләргә тагын да ямь өстәп, дәртләнеп эшләрлек күңелле ял минутлары бүләк иттеләр. Тамаша-концертны алып барган Гөлназ Сәлимованың йөрәкләргә үтеп керерлек шигъри юллары, җырчылар Ревинер Гобәев белән Гөлнара Шәймиеваның туган якка, игенче хезмәтен данлаган җырлары, Раджеш Зәйнетдиновның дәртле биюләре һәм Рудин Бәдретдинов башкаруында яңгыраган халкыбыз көйләре бу мизгелләрдә басу эшчәннәренең күңелен тагын да күтәреп, эшкә омтылышын арттыргандыр, мөгаен. Хәерле сәгатьләрдә, эшләрегез әлегечә күңелле, көйле булсын, гөрләп барсын, дигән теләктә без дә кайтыр юлга кузгалдык. 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей