Җәйнең көне елны туйдыра

Яңа Ялдәк авылындагы Зариповлар хуҗалыгында да эшләр тулы куәтенә бара. Шулай булмыйни, җәйнең һәр көне генә түгел, сәгате, хәтта минуты кадерле чак. Мәшәкатьләр мең төрле. Һава торышы яхшы булганда болыннарда, басуларда күкрәп үскән печәнне дә вакытында җыеп аласы, пар басуларын да эшкәртеп каласы бар. Печән быел калын, мул, аны җыйганда бертөрле рәхәтлек, канәгатьлек хисләре кичерәсең. 
Барлыгы 172 гектар мәйданда чәчеп үстерелгән печән чабылып, рулоннарга кысылып бетереп, мал абзарлары янына ташылып бара. 3000нән ашу рулон әзер. Бу эшләрдә Вилдан Шакиров, Радик Вәлиев, Илгиз Хәйруллинның хезмәтенә сүз тидерерлек түгел. Егетләр үзләренә йөкләнгәнне намус белән үтәргә күнеккән. 
Пар җирләрен эшкәртүне Азамат Мостафин, Радик Гарипов башкара. Техника куәтле, яхшы аларның, үзләре дә бары тик мактауга лаек. Биредә барлыгы 156 гектар мәйданда пар җире әзерләнәчәк. 
– Мал тораклары янына китереп өелгән печәннең хуш исе башны әйләндерерлек, – ди фермер Рамил Зариповның әтисе,  бүгенге көндә идарәче булып эшләүче Әхләф абый. – Кышын малларга ашатырга менәме дигән азык бит ул. 
Аның шушы сүзләреннән башкарган эшеннән канәгатьлек сизелеп тора. Туган җирендә аякларында ныклы басып торган ирнең бу канәгатьлеген күреп аның өчен дә, хуҗалыкта эшләгән кешеләр өчен дә чын күңелдән сөенәсең. 
Венера Арсланова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей