Җәйләүдә дә, чәчүдә дә башлап йөрүчеләр
Соңгы вакытта көннәрнең җылынуы район хуҗалыкларында малларны җәйге лагерьларга күчереп асрый башлау өчен мөмкинлекләр тудырды. Мөгезле эре терлекнең лагерьларга үз вакытында күчеп, яшел чирәмгә керүенең әһәмияте зур. Нәкъ менә җәйге чорда еллык сөтнең 50-60 проценты җитештерелә. Шуны истә тотып, Ленин исемендәге хуҗалык Силасау, Бадрак, Арысланбәк һәм Тукай фермаларында асралучы малларын җәйге лагерьга күчерде.
Малларны кисәк фермалардан җәйге лагерьларга күчерүнең, әлбәттә, үзенә генә хас мәшәкатьләре бар. Иң беренче чиратта, саву һәм суыту җиһазлары тәртиптәме, бозаулату һәм ясалма орлыкландыру урыннары булдырылганмы, малларны ашату һәм эчертү ничек көйләнгән, терлекләрнең һәм көтүчеләрнең ял итү урыннары җиһазлымы – боларның барысы да яхшы уйланып, продукция җитештерүгә уңай йогынты ясарлык хәлдә булуына игътибар бирелергә тиеш.
– Маллар фермаларда күбесенчә коры азык – салам ашыйлар, шуңа да терлекләрне җәйге лагерьларга күчергәнче биредәге кардаларга салам ташып куярга кирәк, тозның булуы да мөһим роль уйный. Малларның рационына да игътибар итәргә кирәк, терлекләрне әкренләп кенә җәйләү чорына күчерергә, югыйсә, сыерлар адаптация чоры үтмичә, продукцияләрен киметергә мөмкиннәр. Көтүлектә һәм җәйге лагерьда су эчертүне дөрес оештыруның да әһәмияте зур, – дип белдерде авыл хуҗалыгы идарәлеге зоотехнигы Ленар Багауов.
Силасау, Бадрак авылларындагы сөтчелек фермаларының җәйге лагере зур юлдан уч төбендәгедәй күренеп тора. Районда җәйге лагерьны иң беренчеләрдән булып алар әзерләп бетергәннәр икән быел, терлек-туарны майның беренче ункөнлегендә үк күчергәннәр.
Хуҗалык җитәкчесе Илдар Исхаков безне лагерь белән таныштырды. Силасау товарлыклы-сөтчелек фермасында 156 баш савым сыеры асрала.
– Сыерлар көтүдә әле. Иртәнге савым тәмамлану белән көтүчеләр Рафаэль Тимергалиев, Рәмил Шакиров һәм Фирдәвис Гатауллин малларны көтүлеккә алып чыгып китәләр. Шуннан терлекләр кичке савымга гына кайта. Хәзер яшел үләннең сөт өчен иң файдалы чагы бит, – ди ул.
Җәйге лагерьга күченү җиңел эш түгел – әнә, биредә дә утарларны чистартканнар, коймаларын рәтләгәннәр, насосларын җайлап сөт блогына һәм терлекләр алдына су китерүне кайгыртканнар. Сөт блогында да бар да тәртиптә, сыер савучылар өчен ял итү бүлмәсе дә җиһазландырылган, яшь бозаулар блогы да янәшәдә генә.
Чираттагы тукталыш – Бадрак бүлекчәсендә булды. Иртәнге савымнан кичкесенә кадәр көтүдә булалар икән сөтлебикәләр, ә аннан соң янә фермага кайтачаклар. Хуҗалыкның тагы бер бүлекчәсе – Арысланбәктә. Биредә 200 баш башмак көтүгә чыгарылган. Ә Тукай бүлекчәсендә атлар асрала. Алар да күптәннән инде көтүлеккә чыгарылган.
Ленин хуҗалыгы районда малчылык һәм басучылык тармагын янәшә алып баручы хуҗалыкларның берсе. Биредә барлыгы 3500 гектар мәйданда җир эшкәртелә. Хуҗалык уңганнары, көздән һава шартлары яхшы булу сәбәпле, күпләп җир эшкәртеп, 1000 гектарда арыш чәчеп калдырганнар. Бу культура кышны әйбәт кенә чыгып, басуларда ямь-яшел булып иген басуына әверелгән. Әлеге вакытта ленинлылар җиң сызганып чәчү эше белән мәш киләләр. Агымдагы елда 800 гектарда элита сортлы бодай чәчелгән. 200 гектарда борчак, 400 гектарда арпа, 600 гектарда вика катыш бодай, 200 гектарда солы һәм 300 гектар мәйданда карабодай чәчәргә планлаштырганнар. Бүгенге көнгә һәр культура буенча эшләр акрынлап тәмамлануга таба бара. Хуҗалык механизаторлары Рөстәм Солтанов, Рәмил Садыйков, Илдус Муллаяров ярдәмчеләре Данил Мостафин, Валерий Сәлимгәрәев һәм Радик Гыйлемҗановлар ал-ял белән исәпләшмичә, тиз көннәрдә орлыкларны җир куенына салу эше белән мәшгульләр. Басу эшчәннәре һәрберсе үз иңенә төшкән җаваплылыкны белеп эш итә. Аяз, кояшлы көннәрдә, чәчү эшен тиз арада бетерү таләбе белән эшли алар. Агрегатларга амбардан орлык ташуда “Зил” йөк машинасын йөртүче водительләр Салават Гайсин, Илсур Хәкимов һәм Хәлим Маликовларның да өлеше зур. Хуҗалыкның икенче басуында тырма эшләре дә дәвам итә. Бу эш МТЗ-82 тракторында Замир Хәмидуллин, Фәндүс Хөснияров, Рәфис Котыев, Т-150дә Айдар Гыймалтдинов, ДТ-75тә Венер Корбановлар иңенә йөкләтелгән. Аларның да шушы көннәрдә эшләре төгәлләнә.
Гомумән алганда, Ленин исемендәге хуҗалыкта эшләр гөрләп бара. Кайсы гына басуына барма, берничә агрегат үз эшен башкара.
– Көз шактый коры булып, куркыткан иде. Кыш көне кар күп булды. Шактый соңга калып килсә дә (үткән ел инде апрель башында туңга сөрелгән җирләрне тырмалый идек), әлегә кадәр яз да безнең файдага эшләде. Әмма аның бит әле дәвамы ничек буласын беребез дә белми. Нинди генә технологияләр, кеше факторы дисәк тә, авыл кешесенең күзе күккә төбәлгән, игенчелектәге уңышлар, нәтиҗәләр һава торышына нык бәйле. Дөрес, аларның берсен икенчесеннән аерып та булмый. Барысы бербөтен чылбыр булганда гына, өзеклексез булганда гына көтелгән нәтиҗә була. Бүген инде заманча технологияләрдән башка мул уңыш үстереп булмый. Еллар коры килгәндә дә бит әле гектарыннан 20шәр центнер булса да уңыш үстерәбез. Теләк бер генә: бу елда да куйган хезмәтләребез җилгә очмаслык булсын, мул уңыш җыйнап алырга язсын,– дип сүзен тәмамлады хуҗалык җитәкчесе Илдар Исхаков иген басуларына карап.
Гөлназ Хуҗина.