Җәйләү – маллар өчен санаторий (Бураевский район)

Бүгенге көндә район хуҗалыкларының терлекләре җәйге лагерьларда көтелә. Мөгезле эре терлекнең лагерьларга үз вакытында күчеп, яшел чирәмгә керүенең әһәмияте зур. Нәкъ менә җәйге чорда еллык сөтнең 50-60 проценты җитештерелә.  Районда алдынгы авыл хуҗалыкларның берсе булган “Колос”ның беренче санлы товарлыклы-сөтчелек фермасы көтүчеләре дә болында эре терлекләрне көтү югары күрсәткеч китергәнен яхшы аңлый. Бүгенге көндә бу фермада ике йөзгә якын савым сыеры асрала. Аларны көтүчеләр Рәвил Солтанов белән Аркадий Игнаевлар иртәдән кичкә кадәр сусыл, хуш исле болында тукландыралар.  
– Малларны болынга чыгаргач, җиңел сулап куйдык. Сөтләре дә күтәрелә башлады, – ди хуҗалык җитәкчесе.
Белгечләрнең әйтүләренә караганда, терлекләрне җәйләүдә йөртүнең файдасы, уңай йогынтысы бик зур. Аннары соңгы яңгырлардан соң үләннәр дә нык үсеш алды. Бер сүз белән әйткәндә, малларны мөмкин кадәр тизрәк болынга чыгарырга кирәк шул.

Гөлназ Хуҗина.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей