Җәйләү чоры башланды (Бураевский район)

Бу җәйдә барлыгы 37 урында җәйге лагерьлар эшләячәк. Шуларның 23 ендә савым сыерлары булып ак алтынга тиң булган сыйфатлы продукция- сөт җитештереләчәк.

Терлекчелек тармагында көч салучылар өчен мәшәкатьсез вакыт булмый. Һәр көн киеренке хезмәттә үткәндә генә ул җимешле була. Кышында, җәйге айларда да бердәй эшләүчеләрнең продукциясе мулдан җитештерелеп үзләренә дан җырлана. Хәзерге вакытта ит. сөтнең сыйфатына ,аның сәламәт малдан җитештерелүенә аеруча ихтибар ителә. Шушы максатка ирешү өчен районның ветеринария хезмәткәрләре дә үз иңнәренә төшкән бурычны , профилактик чараларны вак ытында башкарып килә. Малларны көтүлекләргә чыгарыр алдыннан кан анализлары алынып тикшерелеп, авыруларга каршы прививкалар эшләнде. Табыннарда сәламәт, сыйфатлы терлекчелек продуктлары көндә кирәкле, шуңа ит, сөт җитештерү мәсьәләсе ел әйләнәсенә актуаль булып кала.

Район хуҗалыклары ферма эшчәннәре агымдагы еллар кышлатуын уңышлы тәмамлап язгы басу мәшәкатьләре барган көннәрдә малларын җәйләүләргә күчерә. Әлеге мөһим чара җәйге лагерьларны карап, керү-чыгу юлларын, утарларны төзекләндерүдән башланган иде. Аңа кадәр әлбәттә беренче мөмкинлек булу белән савым сыерлары ферма яннарында көтүгә өйрәтелде, кичкелектә өстәмә тукландырылды. Язын болыннарда үләннәр күтәрелеп киткәнче яшел конвейерның файдасы зур. Урожай, хуҗалыгында , мәсәлән, елда ферма янәшәсенә арыш чәчеп калдырыла. Язын механизаторлар аларны тәрбияли. Шуңа биредә сөт җитештерүдә өзеклекләргә юл куелмый. Моны районның бар хуҗалыкларында да практикаларга кирәк. Малларны җәйге лагерьларга күчерер алдыннан тана бозауларны үгезләрдән аерып аерым төркемнәр, кичке көтүләр оештыру, каравыл кую, савыт саба юу өчен җылы суын булдыру, санитария гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп ителә. Шул ук вакытта дәвалау препаратларында алдан хәстәрләү мөһим.

Җәйләү чорында һәр савым сыерыннан уртача кимендә 2000-2200 килограмм сөт алу бурычы куела. Малларны өстәмә тукландырып кичләрен төн урталары узганчы       

 көткәндә һәм иртәнге савымга кадәрле йөртеп керткәндә моңа ирешеп булачак.

Хәзер күп кенә урында электр көтүчеләре файдаланыла башлады. Ул бик уңайлы, әлеге яңа алымны үткән елларда сынап караучылар бу җәйдә дә шулай эшләргә планлаштыра. Әмма гади һәм электр үткәргечләр белән уратылып алынган көтүлекләрдә яшь маллар өчен эссе кояштан сакланырга япмалар, эчәренә ирекле су чыганаклары булу мәҗбүри таләпләрнең берсе булып кала.

Җәйге чорда абзарда бер малда калырга тиеш түгел.Абзарлар җилләтелеп дезинфекция үткәрелгәндә киләсе кышлатуда маллар сәламәт, сыйфатлы, мул продукциясен бирәчәк.

Л. Багауов, хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей