Җәйге мөмкинлекләрне тулысынча файдаланып

“Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы терлекчеләре җәйге мөмкинлекләрдән файдаланып, терлекчелек продукциясен әзрәк чыгымнар белән күбрәк җитештерергә омтылалар. Биредәге һәр көнне эшкәртү предприятиесенә югары сорт белән унар тонна сөт озатыла, һәр сыерга уртача 17,5әр килограмм туры килә.

Хуҗалыкта өч товарлыклы-сөтчелек фермасы бар, җитештерү күрсәткечләре буенча өченче санлы ферма иң алдынгысы. Максатыбыз җәйге лагерь эшчәнлеген яктырту булачак, Әхнәф Хаҗиев җитәкчелек иткән беренче ферманың җәйләвенә тукталдык.

Без килгәндә кичке савым башланырга тора иде. Савучы кызлар Ралия Акчурина, Лена Исламова, Регина Хәсәнова, Айсылу Нәкыева, Айгөл Әсәдуллина, Айгөл Әмирханова, Зөлфия Кашаеваны сөтлебикәләргә фураж алып торганда фоторәсемгә төшереп алдык.

Ферма мөдире Әхнәф Гаделән улы белән әңгәмәләшеп алдык.

–Кыззларыбыз тырыш, үз бурычларына җаваплы карыйлар, – дип башлады ул. –Эшеңне җиренә җиткереп башкаргач, уңышлар да көттерми. Регина Хәсәнова, мәсәлән, ел башыннан үзе тәрбияләгән төркемдәге сыерлардан тулаем 1412 центнер, һәр сыердан уртача 4869 ар килограмм сөт савым алды. Айгөл Әмирханова аннан бик азга гына калыша: узган җиде айда 1362 центнер сөт җитештерде, һәр сыердан 4865әр килограмм сауды. Айсылу Нәкыева да тулаем 1177 центнер җитештереп, 4058әр килогарамм савып алуга иреште. Лена Исламова да дүрт мең чигенә басу алдында: 1137 центнер җитештереп, һәр сыердан 3922 шәр килограмм сөт алды.

Бүген безнең фермадан гына Бәләбәй сөт комбинатына 3900 килограмм яхшы сыйфатлы сөт төяп җибәрдек.

Сыерның сөте – телендә, диләр. Терлекчеләр Илдус Макулов, Венер Хәсәнов, Дамир Вәлиев, Вадим Акчурин, Сәгыйть Макулов, Данис һәм Фиданис Казыйхановлар моны яхшы аңлап эшлиләр. Сөтлебикәләр тәүлек әйләнәсенә көтүдә йөртелә. Голынин-фриз токымлы кара-чуар төстәге сыерларның һәркайсына көненә 5әр килограмм исәбеннән яхшы сыйфатлы фураж бирелү өстенә, малкайларны яшел конвитер ысулы белән өстәмә тукландыру да оештырылган. Моңарчы клевер, люцерна ашатканнар, әле яхшылап турлаган сорго-суданка массасы сыер башына 25-30ар килограмм исәбеннән бирелә. Аны “КамАЗ” автомобильләрендә Илвир Шакиров, Урал Хаҗиев, Әнвәр Шәңгәрәев көтүлеккә өзлексез китереп тораларю

Малкайлар һәрчак ветеринар табиблар контролендә тотыла. Без булганда хуҗалыкның баш ветврачы Тәлгать Фаршат улы Вәлиев яңа туган бозауларны карау белән мәшгуль иде. Биредәге ветеринар табиб Айдар Гыйләҗев, ферма мөдире, белеме буенча зоотехник Әхнәф Хаҗиев белән бергәләп һәр малкайны карап-тикшереп торалар. Ясалма орлыкландыру операторы Фәнүр Муллаянов та – үз эшенең остасы, малкайларның кысыр йөртүләренә юл куймый.

–Эш шартлары яхшы, транспорт белән китереп-кайтарып куялар. Авансны да, хезмәт хакын да үз вакытында алабыз, дәртләндерү чаралары да каралган, – ди кызлар.

Чынлап та, беренче урынга өстәмә рәвештә 1000 сум, икенчегә – 800, өченче урынны биләүчегә 600 әр сум премияләр каралган. Ел ахырында да акчалата һәм тере маллар белән дәртләндереп торалар икән.

Район буенча алдынгылар исәбендә булмасалар да, әлеге коллектив тырыш хезмәте, бердәм омтылышы белән мактауга лаек. Ә тырышларга уңышлар да озак көттермәс, дип өметләнәбез.

Фәнис Әмирханов

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей