Җиргә береккән (Бураевский район)

Байшады авылында туып-үскән Геннадий Гыйльмаветдинов кул арасына керә башлау белән җирдә эшли. Моңа әтисе Аскарның техника, басу кораблары йөгәнләве дә сәбәпче булгандыр. Чөнки балачактан, мәктәптә укыган еллардан ул әтисенә ярдәмләшкән, аннары үзе дә комбайн штурвалы артына утырып, ашлык урган, суктырган.

Сигезенчене туган авылы мәктәбендә, тугыз-унны күршедәге Теплякта тәмамлаган егет көзгәчә ашлык урагында, басуда эшли. Хәрби хезмәткә чакыру алганда ул тракторда җир эшкәрткән вакыт була. Германиядә, ил алдындагы изге бурычын намуслы үтәп кайткан егет  Бәләбәйдәге авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Техник-механик һөнәрен сайлаган егетне элекке Мичурин исемендәге колхоздан читкә җибәрмиләр. Аңа биредә Байшады бригадасында техника эшчәнлеге, аларның төзеклеге өчен җаваплылык йөкләнә.

Колхоз банкротка чыкканда Геннадий ярыйсы гына хезмәт тәңрибәсе туплаган белгечләрнең берсе иде. Шуңа һич икеләнмичә фермерлык эшенә тотынды, авылдагы машина-трактор паркының таркалуына, мал абзарларының җимерелүенә юл куймады. Бүген монда актив тормыш кайнау, фермада берничә төрле мал асралу, басуларның тиешле дәрәҗәдә эшкәртелүе – Геннадий Аскар улының тырышлыгы нәтиҗәсе. Байшады һәм тирә-як авылларда яшәүчеләр бервакытта да ашлыкка, фуражга, мал азыгына мохтаҗ булмады. Крестьян-фермер хуҗалыгында күпләр үзләренә хезмәт урыны тапты, эшсезлектән интекмәде. Еллар үткән саен төп фондлар –техника һәм маллар саны артты, машина-трактор паркы көчәйтелде. Бүген зур булмаган хуҗалыкта алты берәмлек ашлык сугу комбайны булу үзе генә дә ни тора. Монда бөртекле иртә культуралар санаулы эш көнендә чәчелә, уңышы көзге явымнарга кадәр җыйналып алына һәм җире тулысынча сөрелә. Ындар табагындагы келәтләр ашлыкка тула, аларның перспективалы сортларының яшь орлыклары чәчелә. Минераль ашлама даими кулланыла. Туфрак эшкәртү агротехник таләпләр нигезендә башкарылгач гектар куәте дә югары.

Моннан унтугыз ел элек  районда беренчеләрдән булып оештырылган крестьян-фермер хуҗалыгы бүген алдынгылар рәтеннән төшми. Терлекчелектә елкычылык, сарыкчылык үсешә. Хуҗалык карамагында булган 1040 гектар мәйданда дүрт биш төрле культура игелә, күпьеллык үләннәр үсә. Томыш иптәше Зөлфия белән ике ул тәрбияләп үстергән гаиләдә барсы да хезмәт сөя. Киләчәктә әтисенә алмаш булачак Игорь сезонлы басу мәшәкатьләре чорында басуда эшләп игенче һөнәрен үзләштерә. Язын чәчүчеләргә орлык чыгара, көзен КамАЗ машинасында комбайннан ындыр табагына ашлык ташый, кирәк булганда тракторына да утыра.

Авылда төрле бәйрәм чараларын үткәрүгә лаеклы өлеш кертүче аталы-уллы Гыйльмаветдиновлар мактауга мохтаҗ түгел. Ике дистә кешегә хезмәт урыны булдырып, авылны яшәткән гаиләгә нинди сүзләр әйтү дә килешле, халыкның таяныр җитәкчесе бар.

Рәүф Шаматов

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей