Җир улы (Бураевский район)

Мондый канатлы сүзләр ел әйләнәсенә эштән башканы белмәгән кешеләр хакында әйтеләдер.  Борайда, «Урожай» җәмгыятендә дүрт дистә еллап көч салучы механизатор Рәфит Зиннуров шундый хезмәт алдынгыларының берсе. 2019 елның язгы  басу эшләрендә беренче башлап тырма эзен ул салды, аннары аңа башкалар кушылды. 50 гектар мәйдандагы күпьеллык үлән басуын ул бер көндә тырматып чыкты.

Мал азыгы хәзерләү кампаниясендә печән чабуда, соңрак сабан ашлыкларны тезмәләргә салуда Рәфиткә тиңләшүчеләр юк диярлек.  Мондый эшләрне ул  кимендә мең гектар мәйданда башкара. Кышын терлекчелектә ферма эшчәннәренә ярдәмләшкән, язын, җәен басудан кайтып кермәгән механизаторның хезмәте югары бәяләнде. Рәфит Сабирҗан улы “Башкортстан республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”  дигән югары исемгә лаек булды.

Әлеге көннәрдә өлкән игенче МТЗ-82 тракторына 5.4 метр киңлегендәге агрегатын тагып бодай чәчүдә көч сала.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей