Җир эшкәртү остасы (Бураевский район)

Ленин исемендәге җәмгыять басуларында эшләүче куәтле чит ил тракторы күренсә, аның механизаторы билгеле кеше. Әлеге берничә дистә тонналы техникада Рөстәм Солтанов (рәсемдә) унберенче ел көч сала.

Игенче хуҗалыкта иң зур мәйданнарда эш башкара. Ул язгы кыр мәшәкатьләре чорында культивация эшли, махсус агрегатта камыл өстеннән чәчә. Двигателенә 425 ат көчен сыйдырган трактор хуҗасына күндәм буйсына.

–Җимертеп эшли торган техника бу. Әмма бер туктаса тиз генә урыныннан кузгатам димә. Аның гади генә булган запас часте да кимендә утыз-илле мең сум тора, – дип Рөстәм тимер атына ымлый. Ул күп тапкыр «Чәчү батыры» дигән мәртәбәле исемгә лаек булган игенчеләрнең берсе. 

Көзге җир эшкәртүдә алар Илмир Гыйлемҗанов белән алмашлап эшли. Ашлык урагында комбайнда уңыш җыйнаганнан соң туфрак эшкәртүгә алынган Илмир да – хуҗалыкта төрле мәшәкатьләрдә сыналган механизатор. Эш күләме зур, көзге дәвамлы явымнарга кадәр мөмкин булганча  тырышачакбыз, диләр басудагылар.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей