Җиңүдә алар өлеше дә бар

Алдымда –1941 елда төшерелгән фотосурәт, аннан миңа кадерле кешеләрем карап тора. Картәнием Кәбирә сәхибгәрәй кызы (1908 елда туган) белән картәтием гайфулла Хәмәтлатыйп улы (1909 елгы) Латыйповларның ул чакта иң бәхетле мәлләре булгандыр.
Әйе, икесенә дә илебез өчен сынауларга тулы чорда яшәргә туры килгән аларга. Тәүдә февраль буржуаз, аннан октябрь социалистик революцияләре, империалистик һәм гражданнар сугышлары, капитализмнан социализмга күчү чорлары… Алар икесе дә минем әнием Вәсиләгә нык охшаганнар. Шулай булмыйча, өч бала арасында бердәнбер кызлары ләбаса ул. Йөзләрендә гаҗәеп тынычлык, иртәгәләренең ныклы булачагына ышаныч ачык чагылыш тапкан. Миңа аларга текәлеп карап тору охшый. Тора-бара алар инде картәниемне мәңгелеккә алып китәчәк поездның соңгы гудогын да ишетеп торалардыр кебек булып китә. Ирексездән үземне дә алар арасында шул еллардагы кичерешләр арасында йөримдер, дип хис итәм. Рядовой Гайфулла Латыйпов 1942 елның ноябрендә фронтка киткәндә йөрәгенең бер өлеше үзе туып үскән Иске Калмаш авылында торып кала. Биредә аның сөйгән яры – Кәбирәсе, кадерле балалары – Фәниле, Вәсиләсе, Флүре киткән эзләреннән күз яздырмыйча өзе- леп, өметләнеп исән әйләнеп кайтуын көтә… Окопларда сугышлар тынып торган мәлләрдә картәтием уенда алар янында булгандыр, һәркайсын күз алдыннан кичергәндер, тизрәк күрешү минутларын өзелеп көткәндер… Юк шул, юк, насыйп булмый аңа кире кайтулар! Гаиләгә бары аның Ватаныбыз иминлеген саклап, 1943 елның 28 июнендә яу кырында һәлак булуы һәм Ленинград өлкәсе Подорский районының Медушки авылы янындагы туганнар каберлегендә җирләнүе турында кайгылы кара хәбәрнамә генә килә… Картәнием Кәбирә Сәхибгәрәй кызына бу кайгыны кичерү җиңел булмагандыр. Әмма олы йөрәкле, сабыр хатын бөгелеп төшми. Аңа Гайфулласының дәвамчыларын – өч сабыен да үстереп аякка бастырасы бар бит әле! Авылда тәүге тракторчыларның берсе була ул. Һичнәрсәгә карамастан, эшләргә, фронтны иген белән тәэмин итәргә кирәк. Ул чактагы рус телен ишетеп тә белмәгән хатын-кызларны механик урынга килеп өйрәтә. Яшь-җилкенчәк өстәвенә шаянрак та була әле. Рус кешесенең трактор моторы турында сөйләвен аңлап бетермәсәләр дә: “Моторның кайсы төше матур инде ул?” – дип шаяр- тып көлүләре астында татарча белмәгән механикка сөйләп аңлатулар да җиңел бирелмәгәндер инде. Әйе, шул нәфис бармаклар трактор мазутына батып, техника ремонтлаган, сөеп-сөелеп яшәр өчен яратылган чибәркәйләр көннетөнгә ялгап җир эшкәрткән, чәчкән, урган, башкаларын башкарган. Сирәк кенә калган ир-егетләрне дә бер-бер артлы фронтка алып торганнар, аларны яшүсмер кызлар, үсмер малайлар алмаштырган. Билгеле, сугыштан соң аларның күбесен язмыш төрле якларга ташлаган: кемнәрдер читкә тормышка чыккан, кайсыларыдыр ерак якларда яшәп калганнар. Картәнием Кәбирәнең дә авылның тәүге тракторчылары исемлегендә сакланмавы әчендерә. Ул бит әлеге исемлектәгеләрнең күбесен эшкә өйрәткән: укыткан, тәҗрибәсе белән ярдәмләшкән. Шушы кырларда аның эзләре дә саклана, җиңү таңын якынайтуга аның өлеше дә кергән. Әлеге шатлыклы көнгә ирешү өчен Иске Калмаш басуларында һәм фермаларында фидакарьлек өлгәләре күрсәткән Саҗидә Дәүләтгәрәева (1908елны),Суфия Кашаева (1908 елгы), Миңнегәрәй Кашаев (1908 елгы, механик), Хаммат Мостафин (1910 елгы), Нигъмәтҗан Халиков (1908 елгы), Намас Халиков (1908 елгы, бригадир), Мисбах Кашаев (1906 елгы), Миңни Тимашев (1909 елгы), Зиннәт Халиков (1907 елгы), Мәрхәбә Тимашева (1907 елгы), Зөлкәрнәй Мохтаров (1911 елгы), Гомәр Сәгадиев, Шәрәй Казаев һәм башкалар һәммәсе дә онытылырга тиеш түгел. Һәрберсенең исеме авыл тарихына алтын хәрефләр белән уелырга тиеш, дип уйлыйм. Картәниемнең дә бакыйлыкка күчкәненә байтак инде. Анда, күктә, Гайфулласы белән очрашканнардыр, дип уйлыйм. Намусы саф, газиз балаларын җил-яңгырдан мөмкин кадәр курчалап үстереп, онык-туруннарын сөю бәхетен кичергән Кәбирә картәниемә сөеклесенең бер үпкә сүзләре әйтерлеге дә юктыр. Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее алдыннан газизләремне искә алуым изге җаннарына савап булып барып ирешсен.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей