Җиләк-җимеш үсентесен белеп сайлагыз

Озакламый җиләк-җимеш культуралары үсентеләре утыртырга да вакыт җитә. Базарларда, юл кырыйларында аларның төрләрен һәм сортларын сата да башлыйлар.  Утырту материалының ассортименты киң булса да, сыйфат проблемасы барыбер актуаль булып кала. Сатып алучылар күп вакыт зур үсентеләр алалар, аларның кайда үстерелгәне, кайдан китерелгәне, безнең климатик шартларга туры килүе, тиешле документлары булуы, чирләр һәм карантинлы объектлар белән зарарлануы турында сорашмыйлар. Ә бит җимеш бирүгә сәләтлелеге утырту материалының сыйфатына бәйле. 
Үсенте сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Аларны республикада үсенте әзерләү белән шөгыльләнгән яки җимеш питомникларында күптән үсенте материал үстереп саткан кешедән генә алырга кирәк. Сайлаган сортыгыз 9-Урал төбәгендә үстерүгә тәкъдим ителгән булсын, безнең республика да шушы төбәккә карый. Әлеге вакытта сатылучы үсентеләрнең күбесе көньяктан (Үзбәкстан, Молдова, Украина, Дагыстан) кертелгән. 
Тамыр системасын кибүдән саклау өчен нинди чаралар күренгәнлегенә игътибар итегез. Тамырлар кызыл балчыкка манып, полиэтилен пакетка салынган һәм бәйләнгән булырга тиеш. Яки тулысынча суда тотылырга.
Җимеш агачы үсентесе тамырланып китсен дисәгез, 1-2 еллыгын алыгыз, ачык тамыр системасы булган 3-4 еллыклары җиргә авыррак берегә. 
Ачык тамыр системалы үсенте сатып алганда тамырның торышына игътибар итәргә кирәк. Тамырларның күләме һәм озынлыгы күп факторлардан – яше, сорты, төре һ.б.  тора. Ничек булса да, ул таза, күп вак тамырлы булырга тиеш. Тамырлар механик зарарланган булырга тиеш түгел, кисеп караганда тамырлар ачык һәм дымлы булырга тиеш. Яфрак ярган үсентеләр алмагыз, аларның яфрак аша дымы чыга башлаган була һәм җиргә алама берегәләр.
Кайрысы зарарланган үсенте брак дигән сүз. Җимеш үсентесе бер еллык булганда – 60, ике еллыгы 100 сантиметр биеклектән артмаска тиеш. Таза ике еллыклар кәүсә тирәсенә тигез урнашкан кимендә өч ботаклы була, идеаль рәвештә алар кәүсәгә карата 45 градуста үсәргә тиеш.
Үсентегә сортын билгеләүче бирка тагылган булырга тиеш. 
Авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыклары партиясен күчереп йөртү һәм сату тәртибенә ярашлы, җимеш һәм җиләк культураларына ярлык (этикетка) беркетелергә тиеш, ул һәрбер үсентедә яки читтәге бер чыбыкта булырга мөмкин. Ярлыкта латин телендә ботаник исеме һәм рус телендә исеме булырга тиеш. Шулай ук савытында партиядә ничә үсенте икәнлеге дә күрсәтелә. 
Сатып алганнан соң үкенмәс өчен утырту материалыннан тыш, аны сатып алу урынын да дөрес сайларга кирәк. Үсенте алганда сатучыдан апробация актын, сынау үтү протоколын сорагыз. Анда үсентенең зурлыгы һәм тамыр системасы, кәүсә торышы, корткычлары, чирләре, карантин объектлары, механик зарарлануы күрсәтелә. Документларның күчермәсе бирелгән очракта, ул юеш мөһер белән ныгытылган булырга тиеш. Ирекле сертификацияләү системасы буенча сортка туры килү сертификатын  күрсәтергә мөмкиннәр. 

Илгиз Гатауллин, 
Россельхознадзор 
идарәлеге инспекторы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей