Җәен йокламасаң гына диләр фермерлар (Бураевский район)

Әлбәттә бу сүзләрне туры мәгьнәсендә аңларга кирәкми. Авыл кешеләре моны эшләрнең күплеге, кичектергесез булуына карата әйтүчән. Ишле мал асрап  дөнья көтүче фермерлар  өчен дә йокы сәгатьләре чынын да санаулы гына. Кузбайдагы “ Фәйзерахманов” шәхси предприятиесе җитәкчеләре Луиза белән Рәдиф Фәйзерахмановлар сөйләвенчә бу көннәрдә алар фермадан яшәгән өйләренә берничә сәгатькә генә кайтып килә. Төп продукция – ит, сөт җитештерү белән беррәттән кышкылыкка сыйфатлы азыгын да хәзерләп өлгерергә кирәк. Шуңа көтеп алынган аяз кояшлы көннең иртәсе, киче булмый диярлек.

Нефтекама шәһәреннән күчеп туган авылларына кайткан Фәйзерахмановлар җимерелеп барган элекке Кузбай товарлыклы сөтчелек фермасын ремонтларга тотынды. Башта үз финанс средстволарын салдылар. Эш күрсәткән фермерларга дәүләт ярдәме дә бирелде. Шулай берничә ел тырышып эшли, мал абзарларын төзекләндерә торгач ферма ихатасында яңа абзар төзелеп сафка басты. Монда хәзер савым сыерлары асрала, сөт блогы эшли, мал башлары ике йөздән арткан.Грант акчасы исәбенә алынган нәселле яшь таналар, ферма эчендә ат урынына файдаланучы мини трактор фермерларга ярыйсы гына ярдәм булган. Терлекчеләрнең зур өлеше читтә килгән эшчеләр. Биредә аларга уңайлы яшәү шартлары булдырылган, юынырга мунчасы салынган, туклану оештырылган. Фермер хуҗалыгында барлыгы дистәдән артык кеше үзенә хезмәт урыны тапкан.

Әлфия Хәмит кызы Зинатулла биредә байтак еллар сыер сауды. Хезмәт тәҗрибәсе туплаган хезмәт алдынгысын хуҗалары  ферма мөдире вазыйфасына куйган. Ул бу ышанычны уңышлы аклап килә. Үзенә яшәү өчен бирелгән бүләгә капитал ремонт үткәргән. Әлфия әйткәнчә савучылар  Флүзә Бәдертдинова белән Юрий Шамраев көнгә кимендә бер тонналап сөт сава. Ул суытылып, югары сорт белән сатыла.

-Монда көч салучы терлекчеләр, әлеге вакытта мал азыгы хәзерләүче механизаторлар хезмәт һәм яшәү шартларыннан канәгать, эшләребез шулай алга барсын,  дигән теләктәбез,- ди Әлфия.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей