Зарялылар басуларга чыкты

Көләч яз кояшы җир өстен кар катламыннан арындыру белән үк районыбыз аграрийлары басуларга – язгы агротехник чараларны күрергә ашыкты. Күп хуҗалыкларда бүген елдам темплар белән күпъеллык үлән, уҗым культуралары чәчүлекләрен өстәмә тукландыру, туфрак әзерләү, чәчү орлыгын гербицидлар белән эшкәртү бара. “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы уңганнары да басуга иң беренчеләр исәбендә чыкты. Баш агроном Азат Гайсинны без тәүдә ындыр табагында тап иттек. Биредә чәчкеч агрегатларны көй ләү эшләре кайный, хуҗалыкның көчле тракторларына тагылган агрегатлар соңгы әзерлек сызыгына китерелә. Басулар өлгереп җитү белән андый комплекслар тулы көчкә эшкә керешәчәге бәхәссез. Келәт эчендә Фаил Вәлиев белән Илшат Мусин ПС 20 “Маэс тро” агрегатында борчак орлыгын гербицид белән эшкәртәләр иде. “Памяти Хангильдина” сортлы безнең табигать шартларына яраклаштырылган әлеге культура һәр ел ярыйсы уңыш биреп сөендерә, быел да аңа өстенлек биргәннәр. Янәшәдә арпа, бодай орлыклары шулай ук эшкәртүне көтеп тора. –Басуларга быел борчакны 900 центнердан артык чәчәргә әзерлибез, – диде Азат Фидрат улы. Артабан күпъеллык үлән басуына юнәлдек. Без килгәндә механизатор Вәсил Кадраев үзенә бер кетелгән “Рубин” агрегатында чәчүлек өстенә карбамид сиптереп йөри иде. Ашламаны аңа “МТЗ 82” тракторында Флүс Камаев китереп өлгертә, Башкортстан аграр технология колледжыннан практика үтүче егет Илдус Садыйков белән хуҗалык эшчесе Марат Нәбиев сиптергеч агрегатка ашламаны үз вакытында төяп өлгертеп тора. Йомшак тәгәрмәчләре белән айгизгечне хәтерләтүче “Рубин” агрегаты рәт араларыннан тирә -якка ашлама сиптереп үткәндә Азат Фидрат улы белән әңгәмәләшеп алдык. Ике көн эчендә зарялылар бу төр агротехник алымны 153 гек тарда башкарып өгергәннәр дә инде. Бу эш дәвам итә. “Чират – уҗым басуларына, – ди де баш агроном. –Аларга өстәмә сый сиптереп чыгуга чәчүгә тотынырга әзерләнәбез. Калкулыклар дагы басуларга техника керерлек булу белән үк тырмалап дым тотачакбыз, артларыннан ук чәчкеч комплекслар керәчәк. Хуҗалык рәисе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов, табигать шартлары комачаулык тудырмаса, чәчүне оптималь срокларда югары сыйфат белән башкарып чыгу өчен һәммәсе дә әзер, дип белдерде. Механизаторлар да, белгечләр һәм хезмәтләндерү персоналы да – көннең ел туйдырыр мәлендә эштә тоткарлыклар булмасын өчен олы җаваплылык хисе тоеп эшләүче тәҗрибәле кешеләр. Аларның һәркайсы сабанда сынатмаячак,  дип ышанычлы әйтте рәис. Шулай булсын да. Зур өметләр белән туфракка күмдерелүчегә рәбәдәй бөртекләр көзен келәтләр муллыгы тудырсын, бөтен максатлар тормышка ашсын. Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей