“Заря”да һәр техника чәчүгә әзер

Карлар эреп, көннәр җылыта башлавы авыл эшчәннәрен язгы кыр эшләренә әзерлекне тизрәк тәмамларга ашыктыра. Барлык хуҗалыкларда да бүген техника һәм тагылма агрегатлар әзерлек сызыгына китерелеп бетте, диярлек. Бу көннәрдә дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе инспекторлары, хуҗалыкларга чыгып, машина трактор паркларында чәчү дә катнашачак тракторлар һәм үзйөрешле машиналар, аларга тагылмаларның техник торышын тикшерә. Чираттагы шундый чара “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында үтте. Хуҗалыкның машина трактор остаханәсе ихатасында 7 берәмлек чылбырлы һәм 18 берәмлек тәгәрмәчле тракторлары бер рәткә тезелеп куелган иде. Һәркайсы янында аларны хезмәтләндерүче механизаторлар БР Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенең Чакмагыш районы буенча күзәтчелек инспекциясенең Чакмагыш районы буенча секторы мөдире Вадим Марат улы Гыйндуллин белән инспектор Илнур Мидхәт улы Гафаровның һәр таләбе буенча тракторлар һәм тагылма арбаларның техник торышын аларны эшләтеп һәм яктырткыч сигнал биргеч фонарьләрен кабызып сүндереп күрсәтеп торды. Чылбырлы “ДТ 75” тракторларының дүртесе 2006, берсе 2004 елда җитештерелгән. Күрүегезчә, ундүртенче сезон эшләсәләр дә, аларның техник торышларына җитди искәрмәләр булмады. Биредәге “Т 4А” (“Алтай”) тракторы 1994, ә “ВТ 100” тракторы 1999 елдан бирле файдаланыла инде, алар буенча да инспекторлар яхшы торышта дигән бәһа бирде һәм артабан эксплуатацияләүне рөхсәт итте. Куәтле “К 700А” маркалы тәгәрмәчле трактор 1989 елдан файдаланылса да, аның торышы да яхшы, янәшә дәге 2017 елда җитештерелгән “Кировец” К 744 РЗ” тракторыннан бердә калышмый эшли. Шулай ук 1980 -1990 елларда җитештерелгән “МТЗ 80”, 2012 елда чыккан “Беларус 82.1” тракторлары да бердәй файдаланыла, аларга көйлән гән һәм тагылма агрегатлар торышы да канәгатьләнерлек. Әлбәттә, 2011 елгы “Джон Дир 8320 R” маркалы куәтле трактор белән 2017 елгы “JCB – 531 70 АG” маркалы төягечнең торышы буенча да кимчелекләр табылмады. Хуҗалык рәисе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов һәр механизаторның, белгечләрнең әлеге җаваплы чорга тулы әзерлек белән килүен бил геләп үтте. Үзләренә беркетелгән техниканы карап саклап эшләткән ир егетләрнең һәркайсын мактап телгә алды. Баш инженер Риф Рәхмәтулла улы Йосыпов, бригадир Марат Рәшит улы Казыйханов, механикалаштыру буенча бухгалтер Розалия Фоат кызы Исламова бу мөһим чарага әзерлек барышында активлык күрсәтүчеләрне атап үттеләр, һәркайсының уңганлыгы, булдыклылыгын бәһаладылар. Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенең сектор мөдире Вадим Гыйндуллин барлык техника төрлә ренең дә артабан файдалануга яраклылыгын белдерде, зарялылар га иң изге теләкләрен җиткерде. Биредәге барлык техника бүгеннән чәчүгә әзер.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей